Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

"Язылган өчен iPad!" акциясе төгәлләнде

"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте чыгарган газета-журналларга язылган өчен вәгъдә ителгән бүләк - айпад интернет-планшеты үз иясен тапты. Татарстанда татар һәм рус телләрендә дистәләгән газет һәм журналлар нәшер итүче "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте инде дүртенче тапкыр иң актив язылучыларга кыйммәтле бүләкләр өләшә. "Язылган өчен айпад!" акциясендә җиңүче итеп узган елларда иң зур суммага...

"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте чыгарган газета-журналларга язылган өчен вәгъдә ителгән бүләк - айпад интернет-планшеты үз иясен тапты.
Татарстанда татар һәм рус телләрендә дистәләгән газет һәм журналлар нәшер итүче "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте инде дүртенче тапкыр иң актив язылучыларга кыйммәтле бүләкләр өләшә. "Язылган өчен айпад!" акциясендә җиңүче итеп узган елларда иң зур суммага язылган кеше табыла иде, әйтик, үткән юлы бүләккә лаек булучы 9 мең сумлык басмага язылган. Берсендә айпад Түбән Камага китте, ике тапкыр - Актаныш районына.
Бу юлы 2016 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча үткәрелгән акциянең җиңүчеләрен барабан әйләндереп ачыкладылар. Акциядә катнашу өчен "Татмедиа"ның кимендә өч басмасына язылып, квитанцияләрнең күчермәләрен 2015 елның 1 ноябреннән 2016 елның 20 гыйнварына кадәр оештыручыларга җибәрергә кирәк иде. Татарстанның 38 районыннан, Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән, шулай ук Башкортстан, Чуашстан, Чиләбе өлкәсеннән барлыгы 213 хат килгән. Шулай итеп, катнашучылар исемлеге төзелеп, ул tatmedia.ru/newssee/22374 сайтында урын алды.
12 февраль көнне иртәнге сәгать 9да Казанның "Татмедиа" бинасында, газета һәм журналларның баш мөхәррирләре күз алдында бүләкләр уйнатылды. Аның барышы видеога төшерелде, әлеге язманы да tatmedia.ru сайтына урнаштырачаклар.
Быелгы бүләкләр турында әйткәндә, алар - акциянең иганәчесе Кукмара металл савыт-сабалар заводыннан унбиш комплект "КУКМАРА" савытлары, өч цифрлы фотоаппарат һәм, әлбәттә, iPad интернет-планшеты. Бүләк ияләре акциядә катнашучыларның номерлары язылган кәгазьләрне барабанда әйләндереп, берәм-берәм тартып чыгару нәтиҗәсендә билгеләнде.
"КУКМАРА" савытларын Актаныш районыннан Рамилә Галиева, Әтнә районыннан Рафил Ситтигуллин, Балык Бистәсе районыннан Миләүшә Мукриева, Апас районыннан Әнүзә Кормашева, Балтач районыннан Венера Гәрәева, Азнакай районыннан Гөлнара Сәйфетдинова, Арча районыннан Раушан Абдуллин, Алексеевск районыннан Надежда Баранова, Казаннан С.А.Усманова, Балык Бистәсе районыннан Людмила Вәлиева, Әлки районыннан Гөлсинә Галиуллина, Актаныш районыннан Луиза Зарипова, Алабуга районыннан Нина Смирнова, Апас районыннан Гөлнара Хөсәенова отты.
Фотоаппарат отучылар - Әгерҗе районыннан Фидания Гайнетдинова, Мөслим районыннан Р.И.Давлитова, Яшел Үзән районыннан Рамис Тимургалиев.
Акциянең җиңүчесе - Апас районыннан Наҗия Шиһапова iPad интернет-планшетына лаек булды.
Җиңүчеләргә бүләкләрен "Татмедиа" ационерлык җәмгыятенең филиаллары - район газеталары редакцияләре тантаналы төстә тапшырачак.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/54160.html
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев