Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Әйдә халыкка хезмәткә,хезмәт эчендә йөзмәккә!

Иске Кормаш мәдәният йорты директоры Рәмилә Хамматуллина 1982 елдан сәхнә дигән зур тормышта кайный. Мәдәният йортында Халык театры, Халык бию ансамбле, "Мәрҗән" фольклор коллективы, "Базар" КВН командасы, "Хәзинә" ветераннар коллективы даими эшләп килә һәм район, республика бәйгеләрендә катнашып, призлы урыннар яулый. 2015 ел әлеге коллектив өчен зур унышлар һәм куанычлар...

Иске Кормаш мәдәният йорты директоры Рәмилә Хамматуллина 1982 елдан сәхнә дигән зур тормышта кайный. Мәдәният йортында Халык театры, Халык бию ансамбле, "Мәрҗән" фольклор коллективы, "Базар" КВН командасы, "Хәзинә" ветераннар коллективы даими эшләп килә һәм район, республика бәйгеләрендә катнашып, призлы урыннар яулый. 2015 ел әлеге коллектив өчен зур унышлар һәм куанычлар елы булды.
"Ел хатын-кызы" республика бәйгесендә, "Балкыш" республика ветераннар фестивалендә, район башлыгы призына район биючеләр бәйгесендә , шулай ук театр коллективлары, үзешчән сәнгать, КВН командалары бәйгеләрендә Иске Кормаш мәдәният йорты бер-бер артлы җиңүләр яулап, мактау кәгазьләре һәм премияләргә ия булды. Мәдәният йортына капиталь ремонт үткәрелде. Бар уңайлыклары булган бинада эшләү һәм халыкка хезмәт күрсәтү мөмкинлеге тудырганнары өчен мәдәният хезмәткәрләре дә, авыл халкы да район һәм республика җитәкчелегенә чиксез рәхмәтле.
Рәмилә Әслах кызының тынгысыз йөрәге моның белән генә дә канәгатьләнми. Узган елда ул "Лукойл" җәмгыяте һәм Мәдәният министрлыгының социаль, мәдәни проектлар конкурсында катнашып, икесеннән дә 100әр мең сумлык грант отты.
Авыл мәдәният учакларында эшләүче хезмәттәшләре белән тыгыз элемтәдә булуы, ярдәмчеллеге, юмартлыгы өчен дә хөрмәт итәләр аны. "Юк", - дип зарланып утыра торганнардан түгел Рәмилә. "Кешеләр белән җиңел генә уртак тел таба, һәр эшкә үзе башлап алына, мәдәният йортын аннан башка күз алдына да китерә алмыйбыз", - диләр хезмәттәшләре, авылдашлары.
Эшендә генә түгел, гаиләсендә дә уңган хужабикә, кадерле әни ул Рәмилә. Ишек алды тутырып чәчәкләр, өендә гөлләр үстерә. Бер-бер артлы гөрләтеп туйлар уздырып, кызын һәм улын олы тормыш юлына озатты, аларның да рәхмәтләрен ишетү, уңышларына сөенеп яшәү олы бәхет Рәмилә Әслах кызы өчен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев