Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Җәйгә акча алышына диләр. Дөресме икән?

Халык арасында җәй көне акча алышыначак икән, дигән сүзләр йөри. Дөрес хәбәрме икән бу? Белгечләр нинди фикердә?

Акча алышыну турындагы имеш-мимешләр дөреслеккә туры килми, ди белгечләр. Мондый хәл булмас, ди алар. Ни өчен дигәндә, хәзерге вакытта илдә дефолт булырлык, деноминация ясарлык сәбәп күренми. Бездә әле хезмәт хаклары да, пенсиянең күләме дә ул кадәр артмады. Унга, йөзгә кыскарта башласаң, безнең акчаның бәясе бөтенләй юкка чыгачак бит. Аннары акыл белән эш иткән хөкүмәт акча алышыну кебек адымга бармаска тиеш. Икътисадны тетрәндерү беркемгә дә кирәкми.

Бүген кулында артык акчасы булган кешеләргә аны моңа кадәр ничек саклаган булса, шулай сакларга киңәш итә белгечләр. Акча “янар” дип куркып, кирәкмәгән товар сатып алу дөрес түгел. Артык акчаны металл счетларга күчерүдән дә мәгънә юк. Алтынның бәясе артты инде. Алга таба аннан да югары адымнар белән үсмәс, ди экспертлар. Акчаны чит ил валютасына күчерүдән дә мәгънә юк. Доллар белән евро алдагы бер-ике ай дәвамында шушы бүгенге курс чамасында тирбәлерләр дип фаразлана.

Халыкның мондый уйларга бирелүе, куркуы аңлашыла. Нефть бәясе төшү, доллар белән евро бәясе үсү тынычлыкны алды, дип яза vatantat.ru. Әмма икътисадтагы бүгенге хәлләр – вакытлы күренеш. Тагын ике-өч айдан барысы да кабат үз җаена кайтыр. Өстәвенә, хәзер Русия Согуд Гарәбстаны һәм “Опек+”кә кергән илләр белән нефть чыгаруны 14-15 процентка киметү турында килешү төзи. Бу сумның бәясен – ныгыту, нефтьнең бәясен яңадан күтәрү өчен эшләнә.

Автор: Миләүшә Латыйпова

Kiziltan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев