Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Җәйге яллар файдалы үтсен

Укучыларның җәйге каникуллары да башланып китте. Чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнар бирсә, кайбер балалар авылга әби-бабасы янына ашыкты. Тик арада: "Их, бераз булса да акча эшләр идем", -диючеләр дә юк түгелдер. Җәйге ялларны күңелле генә түгел, файдалы да үткәрим дисәң, иң беренче адым буларак, безгә, ягъни халыкны эш белән тәэмин итү...

Укучыларның җәйге каникуллары да башланып китте. Чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнар бирсә, кайбер балалар авылга әби-бабасы янына ашыкты. Тик арада: "Их, бераз булса да акча эшләр идем", -диючеләр дә юк түгелдер.
Җәйге ялларны күңелле генә түгел, файдалы да үткәрим дисәң, иң беренче адым буларак, безгә, ягъни халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итсеннәр иде. Инде берничә ел укучыларның җәйге хезмәтенә кагылышлы дәүләт программасы уңышлы гына эшләп килә. Аның нигезендә, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша эшкә урнашканнарга төп хезмәт хакыннан кала, республика бюджетыннан бүлеп бирелгән 1275 сум күләмендә өстәмә айлык түләүләр каралган. 2014 елда әлеге сан 1270 сум иде. Шунысы мөһим: эшкә урнашыр өчен ата-ана ризалыгы һәм айлык түләүне күчереп барыр өчен банкта аерым хисап ачу зарур.
Эшләргәме, әллә җәй буе ял итәргәме икәнлеген һәркем үзе хәл итә. Җәй озын бит ул. Тегесенә дә, монысына да җитешергә мөмкин. Ләкин җәйге чорга гына булса да, хезмәт базарында үз урыныңны табу җиңелләрдән түгел. Бу очракта сезгә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге ярдәмгә килер. Хезмәт өчен тиешле хезмәт хакы алу һәркемне борчыган төп мәсьәлә. Шуны онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев