Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Җәйге яллар имин үтсен!

Җәйге яллар башлану белән балаларның буш вакытлары күбәйде. Ата-аналар аларның каникулда кайда буласын, ни белән шөгыльләнәсен алдан ук планлаштырып куйган булса, бик яхшы. Әмма кайбер бала-чага көннәр буе үз иркенә куелган, теләсә кая бәрелеп-сугылып йөри. Бала берүзе генә калгач, гадәттә, мөстәкыйльлеген тикшереп карый башлый. Бу уңайдан Актаныш һәм Минзәлә районара...

Җәйге яллар башлану белән балаларның буш вакытлары күбәйде. Ата-аналар аларның каникулда кайда буласын, ни белән шөгыльләнәсен алдан ук планлаштырып куйган булса, бик яхшы. Әмма кайбер бала-чага көннәр буе үз иркенә куелган, теләсә кая бәрелеп-сугылып йөри. Бала берүзе генә калгач, гадәттә, мөстәкыйльлеген тикшереп карый башлый.
Бу уңайдан Актаныш һәм Минзәлә районара Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге ата-аналарга шундый мөрәҗәгать белән чыга: балаларыгызның җәйге ялында күңелсез вакыйгалар килеп чыкмасын өчен, хөрмәтле ата-аналар, балаларыгыз ялын ничек үткәрүе, буш вакытларында нәрсә белән шөгыльләнәчәге хакында алдан кайгыртыгыз! Мондый кайгыртучанлык елның теләсә-кайсы фасылы өчен урынлы, ә җәй айлары өчен бигрәк тә.
Кечкенәләрнең шуклыгы аркасында килеп чыккан янгын сәбәпләренең анализыннан күренгәнчә, балалар еш кына күзәтүчесез калалар, ут белән сак булырга өйрәнмәгәннәр, әти-әниләре тарафыннан игътибар җитеп бетми.
Балаларны бикле ишекләр артында ялгыз калдыру бик куркыныч. Янгын булган очракта, алар өйдән чыга алмаска мөмкин. Уттан һәм төтеннән куркып, балалар гадәттә карават һәм өстәл асларына, шкафка кереп кача, һәм аларны янгын вакытында табып алу җиңел эш түгел.
Балалар еш кына коры үләнгә, ачык җирләрдә җыелып яткан тупыл мамыгына ут төртә, ташландык урыннарда, парк, урманлыкларда ут белән шаяра, ахыры ни белән бетәсен уйламый.. Соңгы вакытта электр приборларын сүндермичә калдыру очраклары ешайды.
Актаныш һәм Минзәлә районара Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге ата-аналарга балаларын игътибарсыз калдырмаска, аларның вакытларын ничек үткәрүе белән кызыксынырга, гади генә шырпының да күпме куркыныч белән янавын аңлатырга, электр приборларын дөрес куллану кагыйдәләрен өйрәтергә чакыра.
Коткару телефоннарын исегезгә төшерәбез: йорт телефоныннан шылтыратсагыз - 01; кесә телефоныннан 101, яисә 112 саннарын җыярга кирәк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев