Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Җәйге ялны –“Бүләк” аланында

Ниһаять, мәктәпләрдә укулар тәмамланып, укучыларның көтеп алган озын каникуллары башланды. Һәр бала аны үзенә күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә тырыша. Районда исә "Балалар һәм яшүсмерләрнең ялын, сәламәтлеген һәм мәшгульлеген тәэмин итү турында"гы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 184 һәм 191 санлы, район башкарма комитетының 61 санлы карарлары нигезендә махсус программа төзелде....

Ниһаять, мәктәпләрдә укулар тәмамланып, укучыларның көтеп алган озын каникуллары башланды. Һәр бала аны үзенә күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә тырыша. Районда исә "Балалар һәм яшүсмерләрнең ялын, сәламәтлеген һәм мәшгульлеген тәэмин итү турында"гы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 184 һәм 191 санлы, район башкарма комитетының 61 санлы карарлары нигезендә махсус программа төзелде.
Әлеге программа кысаларында мәктәп яны лагерьлары, мәктәпләрдә хезмәт лагерьлары эшләячәк. Ә балаларның иң яратканы "Бүләк" ял һәм сәламәтләндерү лагередыр. Әлеге алан ел саен үзенә 400гә якын баланы кабул итә. Быел бу сан 500гә якын булачак диделәр.
1 июньнән исә биредә беренче - регионара милли сәнгать юнәлеше буенча профиль смена эшли башлады. Анда барысы 155 бала ял итә. Шуларның 90ы үзебезнең районнан, калганнары чит төбәкләрдән. Читтән килүчеләрнең географиясе елдан-ел киңәя. Быел лагерьда ял итүчеләр арасында Чиләбе, Төмән, Курган, Оренбург өлкәләреннән, Башкортстан, Марий Эл, Удмуртия республикаларыннан, Пермь һәм Краснодар краеннан да балалар бар.
ФОТОЛАР МОНДА:http://aktanysh-rt.ru/tt/2014-09-25-06-36-33t/item/4250-b
5 июнь көнне лагерьның беренче сменасын ачу тантанасы узды. Биредә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, муниципаль район башлыгы Фаил Камаев катнаштылар.
Башка еллардан үзгә буларак, быел беренче сменаны"Бүләк-белем" исеме кысаларында "Тарих кайтавазы агымы" дип атаганнар. Шул рәвешле, биредә ял итүче балаларны татар халкының тарихы, мәдәнияте белән ныклап кызыксындыруны максат итеп куйганнар. Лагерьда алты отряд оешкан. Аларның һәрберсе бер ханлык: Себер, Касыйм, Казан, Әстерхан, Кырым, Ногай ханлыклары исеме белән аталган.
Табигатьнең гаҗәеп матур урынына урнашкан әлеге аланда балаларның ялын күңелле һәм файдалы итеп үткәрү өчен барлык шартлар да, мөмкинлекләр дә тудырылган. Агач араларына урнаштырылган кечкенә йортлар әйтерсең үзе бер авылны хәтерләтә. Ә шөгыльләр өчен төп бина бар.
Регионнардан килгән балаларны туган телгә өйрәтү дә бурыч булып тора. Шулай ук инглиз теленә өйрәтү, спорт, мәдәни чаралар да игътибардан читтә калмый.
Лагерь җитәкчесе Ленар Хөсәенов һәм педагоглар, тәрбиячеләр балаларның биредә үткән һәр көнен истә калырлык итеп уздырырга тырышалар. Үзләре дә актив сәлкешләр. Без моңа лагерьны ачу тантанасы уңаеннан күрсәтелгән концерт программасы барышында да инандык.
- Безнең төп максат булып балаларны сау-сәламәт, имин ял иттерү тора. Биредә саф татар телендә аралашу да бәхет дип саныйм. Чит төбәкләрдән килгән балалар да үзләренә белем ягыннан да, ял итү буенча да файдалы мәгълүмат алырлар. Шулай ук алар безнең районга үзләренең төбәкләренең гореф-гадәтләре белән уңай яңалыклар кертерләр дип өметләнәбез. Матур, күңелле яллар сезгә, балалар, - дип, үзенең изге теләкләрен ирештерде Фаил Камаев.
- Республика районнарындагы күп лагерьларны беләм, ләкин урыны, төзелеше буенча Актанышныкына җиткәне юк. Бу турыдан-туры Мәгариф һәм фән министрлыгына караган аланның берсе булып тора. Шуның өчен аны тиешенчә файдаланырга кирәк дибез. Республика буенча чит регионнардан 1600гә якын бала ял итәчәк, шуның 200е - Актанышта. Чит төбәк балалары бездә ял итәргә тиеш дип исәплибез. Чөнки татарларның өчтән бере генә Татарстанда яши. Шулай булгач, бу лагерьлар читтәге милләттәшләребезне җыю өчен дә этәргеч булсын иде. Актаныш - татарның үзәге. Шуңа чит регионнар балаларын бирегә җибәрергә тырышалар. Безнең 2020 елга тикле "Дәүләт телләрен үстерү" программасы эшләячәк. Аның буенча чит төбәк балалары өчен акча бүлеп бирәбез. Аны үзебезнекеләр өчен дә файдаланабыз. Быел Актаныш гимназиясендә интернат бинасы төзеп тапшырабыз. "Бүләк" лагерендагы бинаны укучыларны олимпиадаларга әзерләү өчен файдаланачакбыз. Ә гимназия киләсе елга тагын да матуррак күрсәткечләр бирер дип ышанабыз. Быел "Агыйдел" форумын да шушы лагерь базасында оештырачакбыз. Чөнки булган матди-техник базадан файдаланырга кирәк дип исәплибез, - диде Энгель Фәттахов.
Ул шулай ук балаларны хезмәт аша тәрбияләргә кирәклегенә дә басым ясады.
Димәк, әле бу аланнан җәй дәвамында тавышлар тынмаячак.
Чит регионнардан килгән балалар да берничә көн эчендә биредә үзләренә дуслар табып өлгергәннәр.
Ренат Вахитов, Оренбург өлкәсе, Татар Каргалысы авылыннан:
- Безнең мәктәптәге әйбәт укучыларга, активистларга бирегә килү өчен юллама бирделәр. Монда шундый рәхәт булыр дип һич уйламаган идем. Биредә миңа нык ошый. Көн саен төрле чаралар үткәрәләр. Татар телендә дә әйбәтрәк сөйләшергә өйрәнәбез. Кайтасы да килми.
Әйшан, Чиләбе өлкәсеннән:
- Татар телен өйрәтүче түгәрәк җитәкчесе әлеге лагерь турында әйтте дә, без килергә булдык. Милләтем буенча мин казах кызы, ләкин татар телендә өйрәнергә тырышам. Кайтып киткәнче бераз булса да өйрәнермен димен.
Мөмкинлектән файдаланып, без район мәгариф идарәсенең тәрбия эшләре һәм өстәмә белем бирү буенча методисты Ландыш Бариевадан укучыларның җәйге яллары быел ни дәрәҗәдә оештырылуы хакында кызыксындык.
- Каникул чорында 2559 бала ял итәргә тиеш. 17 майдан 23 майга тикле 30 бала Байсар урманында палаталы лагерьда ял итте инде. 14 мәктәптә мәктәп яны лагерьлары эшләячәк. Аның беренче сменасы 1 июньнән 21 июньгә кадәр 12 мәктәптә була. Аларда 314 бала ял итә. Икенче сменада 300 бала 21 июньнән 11 июльгә тикле ике мәктәптәге лагерьга йөрер дип көтелә. Хезмәт лагерьлары быел 16 мәктәптә оештырыла. 1-18 июнь аралыгында 250 бала - 14 мәктәптә, 21 июнь-8 июльдә 150 бала ике мәктәптәге лагерьда хезмәт белән шөгыльләнәчәк һәм шул ук вакытта ял да итәчәк.
- "Бүләк" лагерена килсәк...
- Белгәнегезчә, аның беренче сменасы эшли инде. Ул 21 июньгә тикле дәвам итәчәк. Икенче смена 22 июньнән 12 июльгә тикле була. Бирегә 90 баланы үзебезнең районнан, 65 баланы чит регионнардан кабул итәчәкбез. Өченче смена 16 июльдән 5 августка кадәр сузыла. Анысына 80 баланы үзебезнең районнан, 70 баланы чит төбәкләрдән алабыз. Дүртенче - спорт сменасы 24 августтан 31 августка кадәр. Анда үзебезнең районның 130 баласы ял итәчәк. Башка еллардан аермалы буларак, быел "Агыйдел" форумы да биредә уза. Аны 10-23 август көннәренә планлаштыралар. Әлеге форумда катнашырга теләк белдергән 14-17 яшьлек балаларның язылуын көтеп калабыз. Форсаттан файдаланып, педагогик белем алучы, тәртипле, балаларны яратучы, аларга үрнәк булырдай студентларны әйдәманнар булып эшләргә чакырам.
- Ландыш Фирдәвисовна, әти-әниләрне лагерьларга юллама бәяләре дә кызыксындыра.
- "Бүләк" лагерена бер бала өчен юлламаның бәясе - 14711 сум. Бюджет системасында эшләүче әти-әниләр шуның 2207 сумын күтәрә, калганы дәүләттән субсидия булып кайта. Спорт сменасына йөрергә теләгән балаларга бәяләр икенче төрле. Аларның тулы юллама бәясе 12587 сум булса, шуның 1888 сумын әти-
әниләргә түләргә туры килә. Мәктәп яны лагерьларының тулы юллама бәясе 3072 сум булып, шуның 461 сумын әти-әниләр түли. Хезмәт лагерьларына йөрү һәм "Агыйдел" форумында катнашу бушлай.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев