Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Йөгереп йөргән вакытларны сагынам

- Салкын бит, аяк киемнәрегезне тышта салып кермәгез, - дип, каршы алды безне Нәсим абый. - Өйгә үтегез. Өйнең түрендә гаиләнең яме булып Лена апа утыра. - Ул юкта бик кыен булды, кайткач, өйләр ямьләнеп китте, - диде йорт хуҗасы, гаилә башлыгы Нәсим Арсланов. Арслановлар гаиләсе елдан артык тынгысыз тормышта...

- Салкын бит, аяк киемнәрегезне тышта салып кермәгез, - дип, каршы алды безне Нәсим абый. - Өйгә үтегез.
Өйнең түрендә гаиләнең яме булып Лена апа утыра.
- Ул юкта бик кыен булды, кайткач, өйләр ямьләнеп китте, - диде йорт хуҗасы, гаилә башлыгы Нәсим Арсланов.
Арслановлар гаиләсе елдан артык тынгысыз тормышта яши инде. Лена апаның йөгереп йөргән җирдән кисәк кенә чирләп китүе аяз көнне яшен суккан кебек була. Вакыт дигән төшенчә җай гына аккан җиреннән үзгәрүчәнгә әйләнә. Секундлары - сәгатьләр, минутлары еллар кебек тоела хәзер.
Бер ел эчендә Санкт-Петербург шәһәрендә табиблар умыртка баганасына ике тапкыр катлаулы операция ясыйлар Лена апага - шешнең үсүен кисәтәләр, медицина яңарышының бар мөмкинлекләрен кулланалар. Озакка сузылачак, вакыт хәл итә, диләр.
Өмет. Гаиләнең ышанычлы дустына әйләнгән ул шушы вакыт эчендә. Беренче операциядән соң аягына басып йөри башлаган Ленаның бераздан тагын хәле начарлана, кабат пычак астына ята. Инде өенә кайткан, тернәкләнү өчен үзе дә, кулларында күтәреп кенә йөртүче сөйгәне Нәсим дә, Чаллы шәһәрендәге хастаханәләрнең берсендә өлкән акушерка булып эшләүче кызы Алсу да, һәр мизгелдә янында булучы кызы Ләйсән дә - һәркайсы мөмкин булганны да, мөмкин булмаганны да эшлиләр бүгенге көндә.
Игелек үзәге хезмәткәрләре һәрчак терәк хезмәттәшләре Лена Арслановага. Бик җайлы, һәр сүзе белән күңелләрне күтәрә, өмет уята белүче Ленаны ул караган әби-бабайлар да бик яраталар. Хәзер үзләре аның янына хәл белергә йөриләр. Без дә аның күңел җылысын, язмыш сынауларына карамый бүген дә кызларына, тормыш иптәшенә, туганнарына, дусларына, күршеләренә дус, терәк булып яшәвен күреп кайттык.
- Күңелемнән уем белән аякларымны хәрәкәтләндерәм дә, чынлыкта килеп чыкмый бит әлегә. Йөгереп йөргән вакытларымны сагынам. Нәсим аякка бастырам мин сине, ди. Алсу медицина ягыннан ярдәм күрсәтүне дә, аякка массажлар ясау тәртибен дә Ләйсәнгә өйрәтте. Операцияләр ясату артыннан да ул кайгыртучанлык күрсәтеп йөрде. Ләйсән янымда гына, һәр эшне ул башкара инде, - ди.
Ютазы районы Бәйрәкә авылы кызын язмыш Чаллы шәһәрендә сатучылыкка укыган җиреннән Нәсим белән очраштыра. Чәчләр чәчкә бәйләнә. 1984 елда яңа гаилә барлыкка килә.
-Балалар тугач, үскәч, яннарында булыйм дип, балалар бакчасына няня булып урнаштым. Аннан мәктәптә эшләдем. Олыгайган көнендә ялгыз калган зур әтине - әтинең абыйсы Шәвәли Арслановны карарга гаиләбез белән Иске Богадыга күченеп кайттык. Мәктәптә техник хезмәткәр, аннан хат ташучы булып эшләдем. 2005 елдан социаль хезмәткәр булып эшкә урнаштым. Авыл Советы белән дә, Игелек үзәге хезмәткәрләре белән дә, караучы әбиләрем белән дә бик килешеп эшләгән идем.
Хәзер дә йөгереп китәрдәй, эшкә чыгардай булып утырам. Үземә дә 54 яшь. Лаеклы ялга чыкканчы өлгерә алмасам, кем белә, ялга чыккач та эшләп йөргән кешеләр бар бит, дим. Караучы әбием - укытучы булып эшләгән Роза Хисамова үзе килеп, хәлемне белеп, ярдәм итеп йөри.
Лена апа сөйләгәннәрдән аның янәшәсендәге дуслары, иптәшләре күз алдында игелекле, яхшы күңелле кешеләр булып гәүдәләнә. Кияве Ринат, оныклары Алинә, Ясминә, авылның имам-хатыйбы Финус Хәертдинов, хатыны Дәнифә Арсланова, үзе белән бергәләп әбиләрне кайгырткан медик Рәмзия Сәхәпова, килеп чәчләрен кисүче - авылда почта бүлеге җитәкчесе Клара Закирова, Игелек үзәге коллективы, Рәмилә Илгиз кызы, Альбина, Нурания, Гөлшат апа, Зөлфия, Солтанголдан Марсельеза, Иске Богадыдан Зөһрә, Зөлфия, авыл фельдшеры Земфира Мирасова - һәммәсенә дә чиксез рәхмәтле Лена апа. Аларның игътибары күңелендәге өметенә көч биреп тора.
Гаилә җылысы, ышыгы. Күп сөйлибез ул хакта. Тормышта авыр сынаулар, көтелмәгән хәлләр килеп туганда аның кадерен, ни дәрәҗәдә тормышта кирәклеген аңлыйбыз. Көннәре - төнгә, төннәре көнгә ялганучы, күп сынаулар аша үтүче Арслановлар гаиләсе безне иң якын туганнары кебек каршы алып, өйләренең түрендә урын бирде. Нәсим абый гармунда уйнады, Ләйсән күңел җылысын кушып чиккән чигүләрен күрсәтте. Игътибар, ихтирам күрсәттеләр. Рәхмәт әйтеп озатып калдылар.
Уйландыра да, борчылдыра да. Бер-береңә күрсәтелгән ярдәм, игелекнең кадере дә, әҗере дә югалмый, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, бәрәкәтле тормыш булып үзебезгә әйләнеп кайта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев