Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Җылы караш

Җәйнең көйсезләнүе, көзнең салкын көннәр белән башлануы эш оештыруда һәр өлкәдә игътибарны да, таләпләрне дә арттыруны сорады. Коммуналь тармакта да. Социаль объектларга, күпфатирлы йортларга кичекмәстән җылылык бирү зарурилыгы туды. 4 сентябрь көнне иҗат төркемебез эш барышы белән танышып, үзәк хастаханәдә, үзәк котельныйда һәм дә җылылык челтәренә күпкатлы йортның җылылык системасын...

Җәйнең көйсезләнүе, көзнең салкын көннәр белән башлануы эш оештыруда һәр өлкәдә игътибарны да, таләпләрне дә арттыруны сорады. Коммуналь тармакта да. Социаль объектларга, күпфатирлы йортларга кичекмәстән җылылык бирү зарурилыгы туды.
4 сентябрь көнне иҗат төркемебез эш барышы белән танышып, үзәк хастаханәдә, үзәк котельныйда һәм дә җылылык челтәренә күпкатлы йортның җылылык системасын тоташтыру эшләре барган урында булып, бу өлкәдә эшләүче хезмәткәрләр белән дә, җылылыктан файдаланучылар белән дә аралашты.
Иң элек үзәк хастаханәдә булып, хәлнең торышы белән таныштык. Сырхаулап китеп, хастаханәдә дәва алучы райондашларыбызга табибның югары һөнәрилеккә ия булуы да, медицина хезмәткәрләренең җылы карашы, игътибары да, шул ук вакытта, уңай шартлар тудырылу да мөһим. Биредә 2 сентябрьдә үк җылылык бирә башлаганнар. Хастаханәнең үз җылыту системасы. Ягулык сезонына әзерлек буенча озак еллар котельныйда оператор булып эшләүче, җылы су, кислород белән тәэмин итүдә дә җаваплы Марат Садыйков белән сөйләштек.
- Өч кеше эшлибез - Таһир Богданов, Илгизәр Ямилев һәм мин. Эчке ремонтны үзебез ясадык. Иң көчле котеллар бездә. Икенчесен каты суыклар вакытында гына кушабыз, - диде ул эш арасында.
Хастаханәдәге эш барышы белән безне баш табиб Айрат Бикмөхәммәтов таныштырды, бергәләп палаталарда да булып, дәваланучыларның фикерләре белән кызыксындык. Шәрип авылыннан Ринат Гарифуллин, Кыркаентүбә авылыннан Сәрвәретдин Каюмов - өлкән кешеләр дәвалау барышыннан да, хезмәткәрләрдән дә, җылылыктан да канәгать булуларын белдерделәр.
Баш табиб Айрат Бикмөхәммәтов:
- Узган ел көчле егәрлеккә ия ике котел куйдык. Капиталь төзекләндерү вакытында быел яңа җылылык трассасы суздык. Өченче көн төнгелеккә җылы бирә башладык. Шушы көннәрдә участок хастаханәләренә дә җылылык тоташтырачакбыз.
Үзәк котельныйдагы эш барышы белән "Коммунсервис-Актаныш" җәмгыятенең баш инженеры Руслан Әхмәтшин таныштырды:
- Район башкарма комитетының карары нигезендә 3 сентябрьдән котелларны кабыздык, системага җылылык җибәрдек. Кичә котельныйны эшләтеп кенә карадык. Бүген иртәнге сәгать 4тә кабыздык. Балалар килешкә балалар бакчалары җылынган иде. Һәр бакчада булдык, ризасызлыклар булмады. Үзәк котельныйда 4 сменада 8 оператор-машинист эшли, 4 кеше - системада аварияләр булганда төзекләндерү бригадасында. Өлкән мастер - Фирдәвес Ялалов.
"Яран" торак-милекчеләр ширкәте җитәкчесе Рәшит Фәрдиев белән без Ленин проспектының 117нче йорты янында очрашып сөйләштек, таш йортларда яшәүчеләрнең фикерләре белән кызыксындык. Халык белән очрашулар вакытында район башлыгы Фаил Камаевтан, салкын һава торышы булу сәбәпле, тиз арада йортларга җылылык тоташтыруны да сорап мөрәҗәгать иткәннәр иде. Игътибарлы мөнәсәбәттән өлкәннәр бик канәгать булып, рәхмәт хисләрен җиткерделәр.
- Район үзәгендә 73 күпфатирлы йорт бар. Шуның 71е үзәк котельныйдан җылытыла. Икесендә - Бакча урамындагы 3нче, 4нче йортларда шәхси котеллар. Бүген кичке 5-6 сәгатьләргә бар йортларга да җылылык киләчәк. Бүген иртәнгә үк йортларның 80 процентына җылылык килгән иде. Бар хезмәткәрләр дә йортларда, - дип таныштырды Рәшит Фәрдиев.
Быел капиталь төзекләндерү программасы нигезендә Механизаторлар урамындагы 11нче, Тынычлык проспектындагы 20нче, Ленин проспектындагы 117нче йортлары ремонтлана.
117нче йортта төзекләндерү эшләре тәмамланып килә. Программа кысаларында гына каралган акча җитмәгәнлектән, район бюджетыннан да финанс ярдәме күрсәтелгән. Бар хезмәтләр дә бик сыйфатлы башкарылган.
Миләүшә Абдуллина, 117нче йортта яшәүче:
- Биредә бишенче елымны яшим. Быел ремонт вакытында фатирда җылылык торбасын алыштырдылар, канализация, су торбалары да яңарды. Коридорда искиткеч сыйфатлы ремонт эшләнде. Эшләүчеләр шулкадәр тәртипле эшлиләр, итагатьле сөйләшәләр, хасиятләп, артларыннан җыештырып та баралар. Хезмәт куйган, йортны ремонтлау өчен ярдәм формаларын булдырган бар кешегә дә рәхмәтлебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


{mpremote}https://youtu.be/bD8rhM9o3I0{/mpremote}

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев