Актаныш

Җылы сүз таш эретә

Тәрбия - баланы тиешле әдәп кагыйдәләренә, тормыш итү күнекмәләренә өйрәтү ул. Мәктәбебездә укыту һәм тәрбия бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә. Тәрбия барышында мәктәптә һәм сыйныфларда укытучыларга тәрбиягә авыр бирелүчән балалар белән эш итәргә туры килә. Мондый балалар мәктәптә, гаиләдә, урамда тәртип бозалар, дәрес алып барырга комачаулыйлар. Алар шулай ук дәрескә әзерләнмиләр,...

Тәрбия - баланы тиешле әдәп кагыйдәләренә, тормыш итү күнекмәләренә өйрәтү ул. Мәктәбебездә укыту һәм тәрбия бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә. Тәрбия барышында мәктәптә һәм сыйныфларда укытучыларга тәрбиягә авыр бирелүчән балалар белән эш итәргә туры килә.
Мондый балалар мәктәптә, гаиләдә, урамда тәртип бозалар, дәрес алып барырга комачаулыйлар. Алар шулай ук дәрескә әзерләнмиләр, күп фәннәрдән өлгермиләр һәм үзләрен тупас тоталар. Бу очракта әлеге балалар белән психологик әңгәмәләр алып барыла, әти-әниләре мәктәпкә чакыртыла, баланың тәртибе профилактик совет утырышында карала, тәрбиягә авыр бирелүче балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспекторлар белән индивидуаль әңгәмәләр, түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр уздырыла, ләкин болар гына көтелгән нәтиҗә бирмәскә мөмкин.
Тәрбиягә авыр бирелүчән балалар белән нишләргә соң? Иң элек, моның сәбәпләрен ачыкларга кирәк. Төзәлми торган начар балалар юк. Ә авыр язмышлар, җавапсызлык, дөрес булмаган тәрбия, җиңел уйлау, вакыты-вакыты белән балага карата ата-ананың дорфалыгы тәрбиягә авыр бирелүгә төп сәбәпләрнең берсе булып тора.
Гаиләдә ата-ана нинди үрнәк күрсәтсә, аның балага йогынтысы булмый калмый.
Җәмгыятьтә булган үзгәрешләр ата-ананы дөнья артыннан куарга мәҗбүр итә. Хәтта иң үрнәк гаиләләрдә дә бала тәрбияләр өчен бик аз минутлар гына кала. Гаиләдәге конфликтлар балаларга бик начар тәэсир итә. Шунлыктан балалар, эчләренә бикләнеп, игътибарны башка җирдән эзлиләр. Мәктәптә тәрбиягә авыр бирелә торган балалар начарлар рәтендә санала. Аларны күп вакыт "тәрбиягә бирешмәүчән" балалар дип тә атыйлар.
Алдыбызга куйган сорауга җавап биргәндә, "тәрбиягә бирешмәүчән" балалары булган әти-әниләргә эндәшәсе килә: тормышта балаларыгыз алгы планда булсын иде, аларга ышаныч белдерегез, аларны гаилә эшләрендә катнаштырыгыз, балагызның фикерләренә, киңәшләренә колак салыгыз һәм теге яки бу эшне башкарган өчен аны мактарга онытмагыз, җыелган ачуыгызны баладан алмагыз, картлык көнегезгә әче икмәк әзерләмәгез. Урынлы мактау балага көч бирә, аны яңа уңышларга дәртләндерә. Шулай эшләгәндә, балада акрынлап үзенең эш-гамәлләренә аңлы карау, тәртибен контрольдә тоту, яхшы киңәшләргә колак салу кебек сыйфатлар барлыкка килер иде. Яратуга, кемнеңдер кайгыртуына мохтаҗлык - һәркемгә иң әһәмиятле кешелек ихтыяҗларының берсе. Балаларга бигрәк тә. Әти-әни иркәләүләреннән, яратуыннан, игътибарыннан башка аңа бик кыен булыр иде. Әгәр балагызны игътибарсыз калдырып, битарафлык күрсәтәсез икән, аның өчен дөньяның матур төсләре тоныклана башлар. Менә шулай итеп, балагыз "кыен тәрбияләнүчеләр "рәтенә килеп эләгер. Бөтенесе дә ата-аналардан тора. "Җылы сүз таш эретә", дип юкка гына әйтмиләр шул. Балагыз өчен үрнәк әти-әни булсагыз иде.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: