Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Җылы сүз, якты караш җанга шифа, күңелгә дәва

7 октябрьдә Пучы өлкәннәр йортында авыл җирлекләре башлыклары ветераннарыбыз белән очрашты. Анда районның 20 авыл җирлегеннән 42 өлкән кеше тәрбияләнә. Авыл җирлеге башлыклары өлкәннәрнең хәлләрен сорашып, авылдашларының сәламнәрен җиткереп, күчтәнәч капларын тапшырдылар. Район ветераннар советы каршында эшләп килүче "Гәрәбә" клубы әгъзалары тарафыннан әзерләнгән җыр-биюләр дә яратып, алкышлап кабул ителде. Ветераннарның...

7 октябрьдә Пучы өлкәннәр йортында авыл җирлекләре башлыклары ветераннарыбыз белән очрашты.
Анда районның 20 авыл җирлегеннән 42 өлкән кеше тәрбияләнә. Авыл җирлеге башлыклары өлкәннәрнең хәлләрен сорашып, авылдашларының сәламнәрен җиткереп, күчтәнәч капларын тапшырдылар. Район ветераннар советы каршында эшләп килүче "Гәрәбә" клубы әгъзалары тарафыннан әзерләнгән җыр-биюләр дә яратып, алкышлап кабул ителде. Ветераннарның күңелләре нечкәрде, рәхмәт хисләрен җиткерделәр.
Актаныш район Советының оештыру бүлеге мөдире Дәния Касыймова:
- Һәрбер кеше, өлкәнме ул, яшьме - якыннарының игътибарына, күңел җылысына сыенып яшәсен иде. Язмыш сынаулары шулай кушкан икән, биредә тәрбияләнүче өлкәннәребезгә ул сынауларга бирешмичә яшәргә язсын. Хөкүмәтебезнең игътибарын һәрвакыт тоеп, сәламәтлектә, күңел тынычлыгы белән яшәсеннәр дигән теләктә калабыз.
Яңа Әлем авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Әнвәрова:
- Һәр елны, өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, Пучы өлкәннәр йортына килеп, үзебезнең җирлектән чыккан абый-апаларның хәлләрен беләбез, күчтәнәчләр бирәбез. Монда Яңа Әлем җирлегеннән өч өлкән кеше яши. Аларга II төркем инвалид Мәдәния апа 15 пар башмак бәйләп җибәрде: "Өлкәннәрнең аяклары өшемәсен, үземнән өлеш булсын", - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев