Актаныш

Җылы – тәрәзәдән, акча кесәдән “оча”

4 мең... 5 мең... 6 мең... Ноябрь ае өчен күрсәтелгән коммуналь хезмәтләр өчен айлык түләү кәгазьләрен алгач, күпфатирлы йортларда яшәүчеләр йортлар арасында түләү аермаларын күреп шаккатты. Ризасызлыкларын белдереп, коммуналь хуҗалыкка да, бердәм исәпләү үзәгенә дә, торак-милекчеләр ширкәтенә дә, мөхәррияткә дә шалтыратучылар булды. Һәммәсе белән дә очрашып, сөйләшеп, кем нәрсә эшләргә...

4 мең... 5 мең... 6 мең... Ноябрь ае өчен күрсәтелгән коммуналь хезмәтләр өчен айлык түләү кәгазьләрен алгач, күпфатирлы йортларда яшәүчеләр йортлар арасында түләү аермаларын күреп шаккатты. Ризасызлыкларын белдереп, коммуналь хуҗалыкка да, бердәм исәпләү үзәгенә дә, торак-милекчеләр ширкәтенә дә, мөхәррияткә дә шалтыратучылар булды. Һәммәсе белән дә очрашып, сөйләшеп, кем нәрсә эшләргә тиеш, нәрсәне эшләмәгән, ник алай һәм нәрсә эшләргә мөмкин дигән сорауларга җаваплар эзләдек. Газета укучыларыбыз сорауларын да искә алып, бүген фатир хуҗалары нәрсә эшли ала, шул хакта мисаллар белән аңлатып җавап бирәбез.
Нилектән мондый хәл килеп чыкты соң? Узган ел җылылык өчен түләүне ягу сезонында - 8 айга бүлеп түләү тәртибе кертелде. Ә быел исә, 2016 елның 1 июленнән күрсәтелгән барлык хезмәтләр өчен түләү исәпләү приборлары нигезендә генә башкарыла башлады. 72 күпфатирлы йортның 13ендә генә җылылык исәпләгеч юк, аларга норматив буенча исәпләнә. Калган йортлар кулланган җылылык өчен хисаплагыч күрсәткече нигезендә түли.
Һәр йортка да җылылык 73 градус белән керә. Йорттан чыгып киткәндә кайберләрендә күрсәткеч - 63, кайберләрендә 53 градус була. Шул аерма фатир хуҗаларының җылылык өчен түләү суммасын билгели. Аерма 10 градус икән, түләү аз, 20 икән, ике тапкыр артык түлисең. Нилектән шулай килеп чыга? Подвал, подъезд тәрәзәләренең, ишекләрнең ачык булуыннан, фатирларда да җылылык тиешенчә сакланмаудан. Капиталь төзекләндерү үткән йорт белән тузган йорт арасында аерма 30 процент бирә дип аңлаттылар безгә. Моннан тыш, ремонт узган фатир хуҗалары торбаларга куелган җылылык көйләвечләрен дә кысып куеп экономия ясый ала. "Ә көйләвечләре булмаганнарга нишләргә?" - дигән соравыбызга, йорт белән акча җыеп, фатир хуҗалары һәр фатирга да куярга риза булса, "Яран" торак-милекчеләр ширкәте билгеле бер хакка куеп, көйләп бирергә мөмкин икән. Йортта сайлап куелган җаваплы кешенең тынгысыз хезмәте, һәр фатирны күзәтчелектә тотуы да исәп-хисап кәгазьләрендәге сумманың шактый кимүенә китерә. Коммуналь түләүләр өчен субсидия алырга да мөмкин. Кызганыч, субсидия тиеш булып та, читтә яшәүче балалары пропискада булганлыктан, субсидия ала алмаучы өлкәннәребез бар икән. Аларга, катгыйлык күрсәтеп, балаларын пропискадан төшерү яисә инде өлешләп - долевой милекне теркәү кирәк.
Ойгөл Мирзашәрипова, бердәм исәпләү үзәге җитәкчесе:
- Җылылык өчен түләүне исәпләгәндә йортның гомуми мәйданы, фатир мәйданы, җылылык өчен тариф күләме һәм хисаплагыч нигезендә расход күләме алына. Гомумйорт хисаплагычы күрсәткече: йортның гомуми җылылык мәйданы * фатир мәйданы* тариф. Мәсәлән, хисаплагыч күрсәткече - 34.22 Гкалл, гомуми мәйдан - 850 кв м, фатир мәйданы - 50 кв м, тариф 1745, 08 бер Гкалл га. 34.2:850х50х1745,08 =3512.74
Алсу Тимирова, республика матди ярдәм үзәгенең райондагы 5 нче бүлеге мөдире:
- Бүгенге көндә, торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләнә торган субсидия төрләренә тукталсак, иң күп түләнә торганы - субсидия-ташлама. Ул ташламаларга хокукы булган гражданнарга билгеләнә.
Ташламаларга бүгенге көндә ия:
- сугышта катнашучылар,
- инвалидлар: 2005 елдан ташламаларны акчалата түләүгә күчү сәбәпле, инвалидларга, ничәнче төркем булуга карамастан, торак-коммуналь хезмәте түләүләренең үз өлешләренә 50 % билгеләнгән булса, 2015 елның
1 октябреннән законга үзгәрешләр керде. Субсидия-ташлама торак мәйданының нормасы нигезендә билгеләнә. 1кешегә - 40; 2 кешегә - 46; 3 кешегә -51; 4 кешегә - 56; 5 һәм аннан да күбрәк булганда 12 кв м,
- күп балалы гаиләләр,
- репрессия корбаннары,
- Чернобыль фаҗигасе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар,
- авыл җирендә яшәп эшләүче медицина, мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар һәм социаль караучылар.
Әлеге субсидия-ташламалар гариза нигезендә билгеләнә һәм гражданнарның махсус хисапларына яисә почта бүлекләре аша илтеп җиткерелә. Шуны искәртеп үтәм: коммуналь түләүләрнең бер генә хезмәте буенча гына бурычы булса да (ут, су, газ бирү һәм чүп түгү хезмәтләре), субсидия түләү туктатыла һәм бурычларны түләп бетергән айдан гына субсидия-ташлама янәдән түләнә башлый.
2016 елның 1 гыйнварыннан "Хезмәт ветераны" хокукына ия булган гражданнарга торак-коммуналь субсидияләргә ташламалар керемнәре нигезендә исәпләнә.
Бүгенге көндә аз керемлелек буенча билгеләнә торган 5 төрле субсидия каралган.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 761 санлы карары нигезендә:
- аз керемлелек буенча субсидия,
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 665 санлы карары нигезендә:
- түләүләр үсүен көйләү өчен,
- түләүләр үсүен чикләү өчен,
- ягулык системаларын куюга,
- капиталь ремонтка өстәмә субсидия.
Әлеге субсидияләр гаиләнең айлык гомуми керемнәре нигезендә исәпләнә. Субсидиягә мөрәҗәгать иткәндә гаиләнең үткән 6 айлык керемнәре турында белешмә кирәк, шуның нигезендә субсидия ярты елга билгеләнә.
Гаиләнең керемен исәпләгәндә барлык гаилә әгъзаларының кереме алына (милек хуҗасы бер генә кеше булган очракта).
Милекнең өлешендә берничә хуҗа булган очракта, милек хуҗаларының субсидияне үз өлешләренә генә дә исәпләргә мөмкинлекләре бар (ул очракта керем буенча белешмәләр мөрәҗәгать итүчеләрнең өлешләренә генә алына).
Гражданнарның торак-коммуналь хезмәтләргә түләү чыгымнарының иң югары күләме - гаиләнең җыелма кеременең 21%ы дәрәҗәсендә билгеләнә.
Коммуналь түләүләргә бурычлары булган гражданнарга субсидия күчерү вакытлыча туктатыла.
Субсидия билгеләү өчен түбәндәге белешмәләр булу шарт:
1. Гариза (форма нигезендә).
2. Гаилә хәле турында белешмә, җир участогын күрсәтеп.
3. Паспорт күчермәләре.
4. Язылышу турында таныклык күчермәсе.
5. 6 айлык хезмәт хакы турында белешмә.
6. Шәхси милекне раслаучы документ күчермәсе.
7. Социаль найм күчермәсе.
8. Пенсионерларга: паспорт күчермәләре, пенсия таныклыгы, ташламага ия булу турында документ күчермәсе, хезмәт кенәгәсе күчермәсе.
9. Гаиләдә студентлар булган очракта:
- уку җиреннән белешмә, 6 айлык стипендия күләмен күрсәтеп,
- түләүле уку йортында укысалар, килешү күчермәсе.
10. Йорт кенәгәсе күчермәсе.
Белешмәләр өчен телефоннар: 3-22-96, 3-22-97.
Рәфинә Әхтәмова, Ленин проспекты 117 нче йортның җаваплы кешесе:
- Безнең йортны 1992 елда файдалануга тапшырдылар. 2006 елның октябреннән мине йортның җаваплы кешесе (старший по дому) итеп сайладылар. Шул елны үзебез акча җыеп җылылык хисаплагычы алып куйдык. Беренче ел бик авыр булды. Фатирлар салкын, түләүләр күп, подвал ачкычлары фатир хуҗаларында, теләгән кеше төшеп, системага үзгәреш кертә - өзә, ялгый. Гыйнвар аенда батареялар эшләүдән туктап, җылыдан мәхрүм калган вакытлар да булды.
2015 елның җәендә йортыбызга капиталь ремонт эшләнде. Смета белән танышудан башлап, һәр эшләгән эшне күзәтчелектә тоттым. Ремонттан соң, "Яран" ширкәте җитәкчесе Рәшит Фәрдиев белән сөйләшеп, подвалларны чүп-чардан арындырдык. Подвал ачкычлары ширкәттә генә хәзер. Подъездларда гөлләр үсә.
Җылылыкка түләүне киметү өчен подвал тәрәзәләрен, ишекләрен ябабыз, коридордагы батареяларны көннәр салкынайткач кына кушабыз, язын иртә аерабыз, бүлмәләрдә батареяларны ябып җылылыкны киметү өчен краннар куелган, фатирларга җылылык тигез таралсын өчен подвалга насос куйдык, аны суыклар башлангач кына кушабыз. Көндезләрен фатирларда җылылыкны киметәбез, эштән кайткач кына ачып куябыз. Су һәм электр өчен килгән ОДНнарны ай саен анализлап барам.
2016 елның 20 маенда 19 фатирга газ хисаплагычлары куйдырдык. Биш айлык түләүләр янга калды, ике айлык норматив кадәр генә газ яндырганбыз.
Күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә киңәшем - үзегез өчен үзегез хәрәкәтләнегез, ремонт вакытларында игътибарлы булыгыз, йортның җаваплы кешесе итеп исәп-хисап эшен белгән кешене куйсагыз, тагын да яхшырак.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: