Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Җылылык сезоны башлана

15 сентябрьдән Татарстанда җылылык сезоны башлана. Актанышта да шул уңайдан соңгы мәшәкатьләр күрелә, "Коммунсервис-Актаныш" директоры Римма Кустовага да эш барышы белән таныштыруын сорап мөрәҗәгать иттек. - Җылылык сезоны 10 майда тәмамланган иде, 16 майда кышка әзерлекне башлап җибәрдек. Трассаны тикшереп, өзеклекләр булган урыннарда җәй буе киеренке эш барды. Торбаларны алыштырдык....

15 сентябрьдән Татарстанда җылылык сезоны башлана. Актанышта да шул уңайдан соңгы мәшәкатьләр күрелә, "Коммунсервис-Актаныш" директоры Римма Кустовага да эш барышы белән таныштыруын сорап мөрәҗәгать иттек.
- Җылылык сезоны 10 майда тәмамланган иде, 16 майда кышка әзерлекне башлап җибәрдек. Трассаны тикшереп, өзеклекләр булган урыннарда җәй буе киеренке эш барды. Торбаларны алыштырдык. Кыштан ук планлаштырылган кисәтүсаклану чаралары нигезендә задвижкалар, насослар каралып, бойлерлар, экономайзерлар юылып, юшкыны чистартып әзерләнде. Ике насос алмаштырдык. 300ле задвижкалар да алыштырылды. Тозлы су әзерләү бинасы начар хәлдә иде, ул капиталь төзекләндерелде - кабаттан эшләдек. Монометрлар, сигнализаторлар, алар 70 тән артык, тикшертелеп кайтарылды, киредән урнаштырылды. Түбән Камадан килгән лаборатория электр линияләренә тикшерү үткәрде. Котельный кадрлар белән тәэмин ителгән, җәйге чорда белгечләрне укыттык. Һәркайсы имтихан тапшырды, таныклыклар алды.
Чаллыдан комиссия килеп, Ростехнадзор инспекторлары безнең әзерлекне карап, кимчелекләргә предписание биргәннәр иде, аларын да төзәттек. Бүген - 9 сентябрь - газ хезмәте килгәнне көтәбез. Көйләү-ялгау эшләрен карыйлар. Яңадан җылылык бирү системасына су тутырып, циркуляциягә куябыз.
Җылылыкны, иң беренче чиратта, балалар бакчаларына, мәктәпләргә тоташтырабыз. Киләсе атнадан сезонны ачып, җылылык бирә башлыйбыз. Хәерле сәгатьтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев