Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Һәйкәлләрдә- чәчәкләр: Бүген юл фаҗигаләрендә һәлак булганнарны искә алабыз

Бүген, 15 ноябрь Юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булганнарны искә алу көне.

"Адымнар -Актаныш" күптелле гимназиянең яшь юл хәрәкәте инспекторлары "Хәтер фәрештәләре-Ангелы памяти" акциясен оештырды.

Акциянең беренче этабында укучылар юл фаҗигаләре корбаннарын искә алып, "Сак булыгыз зур юлларда!"  дип аталган кичә уздырдылар.  Җәяүлеләргә юлда дөрес йөрү, автомобиль хәрәкәте вакытында саклык кирәклеген мисаллар белән аңлаттылар. Ситуатив мәсьәләләр чиштеләр. 

Икенче өлештә Баян Дәүләтов урамыннан 57 бистәгә чыгучы юлда һәлак булган егеткә куелган һәйкәл янына бардылар. Һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Үзләре ясаган ак фәрештә рәсемнәрен дә бирегә куйдылар.  Актаныш районы "Юл хәрәкәте иминлеге" җитәкчесе Лена Фазлыева укучыларга тагын бер тапкыр юлда йөрү кагыйдәләрен аңлатты. Яктылык кайтаргыч элементлар бүләк итеп, төнге вакытта аеруча сакланып йөрергә чакырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев