Актаныш

Өйләнү – түгел сөйләнү

Элек кызларны 12 яшьтә үк кияүгә биргәннәр. Шекспирның Джульеттасына да нибары 14 кенә яшь булган. Хәзер исә заманалар үзгәрде: яшьләр ирекле мөнәсәбәтләрне үз итә, модада гражданлык никахы. Шул ук вакытта мәктәп яшендә үк өйләнешүчеләр саны да елдан-ел арта, әлбәттә, соңгыларының өйләнешү сәбәбе - көтмәгәндә балага узу. 11 яшьтә - әни...

Элек кызларны 12 яшьтә үк кияүгә биргәннәр. Шекспирның Джульеттасына да нибары 14 кенә яшь булган. Хәзер исә заманалар үзгәрде: яшьләр ирекле мөнәсәбәтләрне үз итә, модада гражданлык никахы. Шул ук вакытта мәктәп яшендә үк өйләнешүчеләр саны да елдан-ел арта, әлбәттә, соңгыларының өйләнешү сәбәбе - көтмәгәндә балага узу.
11 яшьтә - әни
Бик күпләр яхшы хәтерлидер: моннан дистә ел элек Мәскәүнең Капотня районында әбисе белән генә яшәүче 10 яшьлек Валя исемле кызның фатирларында бүлмә алып яшәгән гастарбайтер - Таҗикстаннан эшкә килгән 17 яшьлек Хәбибтән авырга узуы турында мәгълүмат чаралары күп шаулады. III сыйныф укучысының йөкле булуы беленгәч, Хәбибкә карата җинаять эше ачтылар, әмма егет рәшәткә артына җибәрелмәде. Журналистлар "Капотняның Ромео һәм Джульеттасы" дип атаган бу пар хокук саклау органнарын да, җәмәгатьчелекне дә гаилә булып яши, бәбиләрен әбиләре ярдәме белән тәрбияләп үстерә алачакларына, Валяның яше җиткәч исә, рәсми рәвештә язылышачакларына ышандыра алдылар. Валя 11 яшендә әни булды, кызларына Әминә дип исем куштылар. Валяга 17 яшь тулгач исә, чынлап та, гаиләләрен ЗАГСта теркәделәр, зурлап туй ясадылар.
Рәсәйнең соңгы дистә еллык тарихына Валя иң яшь әни буларак кереп калачак. Ничек кенә тикшермәделәр, әбиләрен сукырлык һәм битарафлыкта, яшь әтине кызның самими балалыгыннан файдалануда ничек кенә гаепләмәделәр ул вакытта. Аңларга, акларга тырышучылар да булды. Ахыр чиктә, Валя да, Хәбиб тә үз сүзләрендә нык торып, бергә җиңелрәк булачагына, балалары кайгыртучан тормышта үсәчәгенә, җылы ояларына тимәскә, туздырмаска кирәгенә инандырдылар. Һәм, чынлап та, хәзер инде кызлары Әминә белән уллары Әмирне үстерәләр.
Яшь парлар бездә дә бар
Әмма балага узып, шулай бик яшьли өйләнешкән парларның күпмесе генә тормышларын җайлап алып китә ала икән? Статистика мәгълүматларына күз төшерсәк, аларның бик сирәкләре генә бу адымның җаваплылыгын аңлый, үз көнен үзе күрә ала. Гадәттә, яшь пар никахтан соң да әти-әни җилкәсендә яши, бергә тора башлауны чираттагы уен итеп кенә кабул итә. Үсмер чакта өйләнешүнең бер генә уңай ягы бар: авырлы кыз баласын тулы гаиләдә таба. Ә тискәре яклары бихисап: кеше әле шәхес буларак формалашып бетмәгән, ихтыяр көче юк, матди яктан аякка басмаган, психологик яктан җитлекмәгән.
Башкортстанда, җитди сәбәпләре булганда, әйтик, кыз бала йөккә узган очракта, яшүсмерләрнең 14 яшьтә үк ир белән хатын булып теркәлә алулары турындагы яңа канун халыкта бик күп сүз, каршылыклы фикерләр уятты. Чынлап та, яшьләр хәзер бик иртә җенси тормыш белән яши башлыйлар, сексның ни икәнен белсәләр дә, саклану чаралары турында сүз чыкса, күбесенең бу мәсьәләдә шыр наданлыклары ачыклана. Димәк, көтелмәгән балага узу очраклары арта. Шәһәр шау-шуы һәм тәртипсезлекләреннән шактый читтә урнашкан безнең Актаныш районында да 2013 елда 16 яше тулмаган бер кыз бала кияүгә чыккан, 2014 елда егетенә дә, кызына да 17 яшь тулмаган тагын бер пар, 2015 елда шундый ук бер пар өйләнешкән.
Мондый иртә никах гомерлеме?
Райондашларыбызның бу күренешкә карата фикерләре белән кызыксындык.
Резеда Миргаязова, 16 яшь: Мин иртә гаилә коруга каршы. Яшьлекнең тәмен табып калырга кирәк ич. Гадәттә, яшь әти-әниләр, вакытлары булмаганга күрә, балаларын дәү әни, дәү әти кулында калдыралар. Ә балалар әти-әни тәрбиясен алырга тиеш.
Илһам, 17 яшь (исеме үзгәртелде): 18 яшь тулмыйча гаилә кору, әлбәттә, дөрес түгел. Моның сәбәпләре шәхеснең формалашып бетмәвеннән алып, аның җәмгыятьтә алып торган урынына хәтле бәйле. Гаиләне коруын кордың да, аның бит әле уңышлы булуы да кирәк. Танышларым арасында, бәби алып кайту сәбәпле, бик иртә гаилә корганнар бар. Гаиләле булганнан соң ул танышларым үзгәрде, дип әйтмәс идем. Бер-берсе арасында, чыннан да, мәхәббәт бар, күрәсең. Ә балаларын әби белән бабайлар караша бугай. Ярый әле, әти-әниләре бу парны аңлап, аларга ярдәм итеп тора. Ә әти-әниләр тарафыннан аңлау булмаса? Бу очракта бит хәлләр начар да булырга мөмкин. Кыскасы, балигъ булганнан соң гына гаилә корырга ярый, дигән кагыйдә юкка гына гасырлар дәвамында яшәмидер.
Руслан хәзрәт Мортазин, район имам-мөхтәсибе: Иртә өйләнешү дин ягыннан хуплана. Бигрәк тә, кызларны иртәрәк кияүгә бирү мәслихәт санала. Элек бит кызларны кияүгә 12дән үк биргәннәр. Әнисе янында өйне алып барырга өйрәнгән кыз бала соңрак үз баласы белән бергә үскән. Бер йортта ике-өч буын бергә яшәгән - яшьләргә күз-колак та, ярдәм дә булган. Әмма хәзерге заманда иртә өйләнешү, мәҗбүрият кенә булмаса, кирәк әйбер дип санамыйм. Ул яшьтә әле алар әни, әти булырга да, гаиләдә ир я хатын булырга да әзер түгелләр. Йортта, әти-әни каршында мондый катлаулы проблема килеп тумасын өчен, гаиләдә дини тәрбия булу кирәк. Кечкенәдән үк ислам дине кагыйдәләрен күңеленә салып үскән бала зина юлына басмас, хәрәмне үз итмәс. Мәчетебезгә сабак алырга яулыкларын япкан кече яшьтәге кызлар киләләр - аларның киләчәге өчен күңел тыныч. Ләкин бала буй җиткергәч, борынына кызлар-егетләр исе кергәч кенә акыл бирү, вәгазь сөйләү, тормышка өйрәтү файдасыз.
Фәһимә Шәйгәрданова, психолог: Бик яшьли өйләнешү, әти-әни булуның бер генә уңай ягын да күрмим. Аның каравы, тискәре яклары бихисап: иртә яшьтән җенси мөнәсәбәткә керү бала организмының бөтен системасын җимерә. Буй җиткерү җитлегү дигән сүз түгел бит әле: яшь организм да, яшүсмернең күңел халәте дә аңа әзер булмый. Һәр нәрсәнең үз вакыты. Мәктәп яшендә үк бәби көткән кыз үз килеш-килбәтеннән, халәтеннән ояла, уңайсызлана - йөкле хатыннарга хас горурлык, сөенеч хисләре урынына ул тискәре эмоцияләр әсирлегендә була. Яшьли бәби табу, шулай ук, яшь организмны вата. Бу - балалыктан туп-туры хатынлыкка күчү дигәнне аңлата бит инде. Ә яшьлек дигәнең кая кала? Гаилә булгач, җилкәгә йортны алып бару, хуҗалыктагы эшләрне башкару кадәресе дә өстәлә. Үзе дә бала гына булган яшүсмер боларның барысын да күтәрә аламы соң? Шуңа күрә дә, гадәттә, андый иртә өйләнешкән гаиләләр берничә елдан таркала. Араларында барына да сабыр итеп, бик матур яшәп киткәннәре дә бар.
Фәнзилә Фәтхиева, 22 яшь: Мәктәптә укыганда ук булачак ирем Рафик (ул миннән 10 яшькә зур) белән очраша идек, һөнәр училищесының II курсында укыганда, 18 яшем тулуга аңа кияүгә чыктым. Килен булып төшкәннән бирле, әти-әни белән бергә яшибез. Мин килгәндә төп йортта иремнең әбисе дә яши иде әле. Алар миңа киңәшләре белән дә гел ярдәм итәләр, бар эшне бергә эшлибез, тыныч, рәхәт.
Беркайчан да яшьли кияүгә чыгып, яшьлек тәмен сизми калдым, дип үкенгәнем булмады, чөнки ирем бик акыллы, уңган, ипле кеше. Бергә укыган дусларымның күбесе әле гаиләсез, ә мин инде бу тормышта дүрт ел рәхәттә яшим. Вакытында чыкмаган булсам, ирем кебек кешене башка очрата алмаган булыр идем дип уйлыйм.
Айназ, 14 һәм 5 яшьлек ике малай әнисе (исеме үзгәртелде): 16-17 яшьтә нинди гаилә булсын әле ул?! Башта яшәп карарлар инде, аннан көндәлек вак-төяк мәшәкать, бертөрлелек, өстәвенә иге-чиге күренмәгән проблемалар белән очрашкач, нишләрләр - түзәрләрме, көчләре җитәрме?! Ул яшьтә тормыш алып барырлык белем юк, гаиләне туендырырлык акча да, эш тә юк. Тынычлык бетә, тарткалаш башлана. Гаиләдә әле егете акыл утырткан, баш-күз алган, зуррак яшьтә булса, бар да көйләнер, ә инде икесе дә мәктәп яшендә булса, ай-һай! Урыслар әйтмешли, любовь приходит и уходит, а кушать хочется всегда.
Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, ди халык мәкале. Әмма бик күркәм, матур гаиләләрдә дә кыз-улларының көтелмәгән шундый "сюрприз" ясау очраклары бар. Мөгаен, шәхси үрнәк кенә җитмидер бу мәсьәләдә, балаң белән күбрәк аралашу, аның дөньяга карашы, дуслары белән кызыксыну, аның өчен оят тоелучы мәсьәләләр турында ачыктан-ачык сөйләшү кирәктер. Кайчандыр мәктәпләрдә гаилә дәресләре керә иде. Анда гаилә кыйммәтләре, гаилә кору кебек җитди адымга аңлы рәвештә, бар яклап уйлап-әзерләнеп килү кирәклеген төшендерәләр, күп вакытта яшүсмерләр әти-әниләреннән сорарга ояла торган сорауларына җавапны биредә табалар иде. Хәзер мәктәпләрдә әхлак дәресләре үткәрә башлау максаты да шуңа барып тоташа. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан исә гаилә нигезләренә багышланган укыту-методик комплексы төзергә дигән мөһим бурыч куелган.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: