Актаныш

Өйләнергә телим, ләкин әти-әни каршы (сорау-җавап)

«Әти- әни рөхсәтеннән башка гаилә кору гөнаһ саналамы?» Яшел Үзәндә яшәүче Маратның соравына җавапны Татарстан мөфтие урынбасары, Казанның Гаилә мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин бирә. - Әссәләмү галәйкүм үә рәхмәтүллаһи үә бәракәтүһ! Ниндидер сәбәпләр аркасында әти-әни ризалыгыннан башка никах укылса, безнең хәнәфи мәзһабендә бу никах зина булып саналмый. Ләкин хупланмый,...

«Әти- әни рөхсәтеннән башка гаилә кору гөнаһ саналамы?» Яшел Үзәндә яшәүче Маратның соравына җавапны Татарстан мөфтие урынбасары, Казанның Гаилә мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин бирә.
- Әссәләмү галәйкүм үә рәхмәтүллаһи үә бәракәтүһ!
Ниндидер сәбәпләр аркасында әти-әни ризалыгыннан башка никах укылса, безнең хәнәфи мәзһабендә бу никах зина булып саналмый. Ләкин хупланмый, ата-ананы, гореф-гадәтләрне санга сукмау булып бәяләнә. Бәхетле, тәртипле гаилә корырга теләсәгез, башта ата-аналарыгызның фатихасын алыгыз.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: