Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Йокымсырамасаң яхшырак

24 гыйнвар көнне Актанышка республика шәһәр һәм районнарының башкарма комитет җитәкчеләре, кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр килеп, ТР Инвестицион үсеш агентлыгының күчмә утырышында катнаштылар. Утырышның семинар өлеше агрегат заводыннан башланып китте. Биредә 109 кеше хезмәт куя. Заводның перспективасы зур. "МолИнвест-Т" ачык акционерлык җәмгыяте исә 19 кешене эшле иткән. Ул...

24 гыйнвар көнне Актанышка республика шәһәр һәм районнарының башкарма комитет җитәкчеләре, кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр килеп, ТР Инвестицион үсеш агентлыгының күчмә утырышында катнаштылар.
Утырышның семинар өлеше агрегат заводыннан башланып китте. Биредә 109 кеше хезмәт куя. Заводның перспективасы зур. "МолИнвест-Т" ачык акционерлык җәмгыяте исә 19 кешене эшле иткән. Ул хуҗалыклардан, шәхси сектордан сөт кабул итә. Бу оешмалардан соң, Актаныш кунаклары "Агропромснаб", "Мехотряд" җәмгыятьләренең төп базаларында булдылар, "Дуслык" теплицасы белән таныштылар.

Реклама


Узган 2011 ел гаилә фермалары төзелә башлаган ел буларак тарихлашты. И.Сәйфетдинова, А.Бикмөхәммәтов, М.Дәүләтов, Р. Низамова һәм башкалар семинар кысаларында оештырылган күргәзмәдә катнаштылар. Биредә шулай ук Б.Шәйхразыев, Һ.Фәрдиева, Г.Авзалов кебек тәҗрибәле эшкуарлар да үзләренең продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Бик матур күргәзмә, гадәттәгечә, район мәдәният сараеның фойесында да оештырылган иде. Үзмәшгульлек программасы буенча субсидия алучылар арасында да ныклы аякка басып китүчеләр шактый. Бу очракта В.Гәрәеваны үрнәк итеп алабыз, күргәзмәләрдә ул да теләп катнаша.
Киңәшмә район мәдәният сараенда дәвам итте. Анда ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе М.Шакиров, агентлык җитәкчесе Л.Якупов, район башлыгы Э.Фәттахов тәфсилле чыгышлар ясап, финанс ярдәме буенча да кызыклы гына мәгълүматлар җиткерделәр. Эшмәкәрләр, үз чиратында, борчыган сорауларын күтәрделәр.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 27 гыйнвар, 2012 7 (9652) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев