Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ЙОЛДЫЗЛАР ФАРАЗЫ: Атналык йолдызнамә (27 август - 2 сентябрь)

Бу атнага безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар (21 март-20 апрель)

Җитди мәсьәләләрне чишәргә туры килер. Ремонт, документ эшләре белән мәшгуль булырсыз. 

Үгезбозау (21 апрель-20 май)

Отпуск өчен уңышлы чор. Эш алыштыручыларга уңыш елмаер. Руль артында сак булыгыз.
 

 

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

 Мөһим очрашу көтә. Үзегезне ничек күрсәтүегезгә карап, киләчәк язмышыгыз хәл ителер. Авызыгызны чамалап ачыгыз.

Кысла (22 июнь-22 июль)

Өй, гаилә проблемалары беренче планга чыгар. Гаиләгез белән күбрәк аралашыгыз.Эштә үсеш көтелә.

Арыслан (23 июль-23 август)

Гаиләдә мәхәббәт, гармония, тынычлык урнашыр. Дәртегез ташып торыр. Гаилә учагын сүндермәү үзегездән тора. Бәхетегездән көнләшеп, аяк чалучылар булмый тормас. Кеше сүзенә колак салмаска тырышыгыз. 

Кыз (24 август-23 сентябрь)

Иң зур теләгегез кабул булыр. Эштән ял алыгыз,диңгезгә барыгыз. Акча белән эшләрне читкә куеп торыгыз.

 

 

Реклама


Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

 

Элеккеге таныш-белешләрне дә кире какмагыз, кирәге чыгулары бар. Гаиләдә эштәге кебек бар да яхшы булып бетмәскә дә мөмкин. Сөйгәнегезнең кайбер кимчелекләренә игътибар итмәскә тырышыгыз. Конфликттан саклану өчен сабыррак булырга киңәш ителә. 

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

Кунаклар көтелә. Сатып алу, кредит рәсмиләштерү өчен уңышлы атна. Яңа проектларга алынсагыз була.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

Сезгә беркем дә булышырга тиеш түгел. Үзегез эшләргә тырышыгыз. Ялларны үзегезгә багышлагыз. Матурлык салонына бару комачау итмәс. Нерв киеренкелеген бетерү өчен спорт белән шөгыльләнү файдалы булачак. Косметика сатып алу, имидж үзгәртү өчен яхшы вакыт.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

Эштә хезмәттәшләр һәм җитәкче белән бәхәс туарга мөмкин. Үзегезне кулга алыгыз. Туклану режимына игътибарлырак булыгыз.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)

Язмыш сынап карар. Сөйгәнегез үзен тискәре яктан күрсәтер. Нәтиҗәләр белән ашыкмагыз. Бәхәсләшмәгез. Һава торышына карап киенегез.

Балык (19 февраль - 20 март )

Эштә яңа үрләр яулау өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган, файдаланып калыгыз. Барына да өлгерергә тырышмагыз. Иң яхшысы бер эшне җиренә җиткереп эшләү. Дусларыгыз арасында сезне өнәп бетермәүче дә бар. Бар серегезне дә ачып салырга ашыкмагыз.

 

чыганак: http://muslumirc.ru/news/httpmuslumircrunewswidgetlistgoroskop-tat/yoldyznam-27-avgust-2-sentyabr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев