Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ЙОЛДЫЗЛАР ФАРАЗЫ:Йолдызнамә (18–24 июль)

Йолдызлар бу атнага нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар (21.03 – 20.04) 

Атна башында мәхәббәт мәсьәләсендә башыгыз әйләнеп, ялгышлык ясап куюыгыз бар. Шуңа күрә, бигрәк тә гаиләле кешеләргә, саграк, җаваплырак булырга кирәк. Керемле  генә түгел, бик керемле чор.

 

Үгезбозау (21.04 – 20.05)

Ыгы-зыгылы, киеренке атна. Акча эшләү ысулын үзгәртү турында уйланырга сәбәп чыгар. Зирәклек  шактый гына четерекле  бер мәсьәләнең  очына чыгарга ярдәм итәр.

 

Игезәкләр (21.05 – 21.06) 

Тормышка фәлсәфирәк карасагыз, түземлерәк булсагыз, мәңге барып чыкмас кебек тоелган планнарыгыз да тормышка ашачак!  Ял көннәрендә күңелегезнең нечкә кылларын тибрәтеп җибәрердәй хәлләр булып алачак.

 

Кысла (22.06 – 22.07)

Эштәге тегенди-мондый үзгәрешләр сезгә тамчы да зыян китермәячәк. Ул гынамы: әйбәт хезмәт хакына өмет-ышанычлар да уятачак  әле! Атна ахырында якыннарыгыздан куанычлы хәбәрләр ишетерсез.

 

Арыслан (23.07 – 23.08)

Җиренә җиткереп, ат кебек тырышып эшләвегезнең матур гына җимешләре күренә башлар. Абруегыз да үсеп китәр: тирәгездәгеләр үзегездән киңәш-мазар сорый башлар һәм сез әйткәнгә колак салыр. Тик менә өегездә генә берникадәр аңлашылмаучанлык килеп чыгарга мөмкин. Көнчелек аркасында…

 

Кыз (24.08 – 22.09) 

Катлаулырак атна. Иң элек үз көчегез һәм мөмкинлекләрегезгә таянырга кирәк булачак. Әмма барыбер барысы да сез теләгәнчә бик әйбәт килеп чыгачак.

 

Реклама

Үлчәү (23.09 – 23.10)

Уңышлы, табышлы чор. Бүләкләргә, премиягә исәп тотарга мөмкин. Эшегездә җитәкчегез белән җиңел генә уртак тел табу искиткеч әйбәт төгәлләнер.

 

Чаян (24.10 – 22.11)

Бу атнада, килеп туган хәлне бик тиз аңлап алып, күз ачып йомганчы тиешле карарга килү осталыгы  кирәк булыр. Сезнең кулдан киләчәк ул! Шулай итеп, карьера баскычыннан күтәрелә башлавыгызны сизми дә калырсыз.

 

Укчы (23.11 – 21.12)

Бик керемле яңа эш башлап җибәрү мөмкинлеге ачылыр. Бер туганыгыз матур гына яңалыклары белән куандырыр. Атна ахырында кечкенә генә сәфәргә чыгып керелер.

 

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01)

Баш күтәрми эшләү генә түгел, тиешенчә ял итә белү дә кирәк. Җәй тиз уза, һәр көненең кадерен белеп калыгыз. Көтмәгәндә генә килеп чыккан очрашу, узгандагыларны хәтерегездә яңартып, бик матур хисләр уятыр.

 

Сукояр (21.01 – 19.02)

Атна башында кайбер каршылыклар барлыкка килергә мөмкин. Әмма алар, энергиягезгә каршы тора алмыйча, бер-бер артлы юкка чыгачак. Үзгәрешләрдән куркасы юк. Гәрчә үз көчегезгә генә таянырга кирәк булса да.

 

Балык  (20.02 – 20.03)

Карьерагызда бик җаваплы чор. Сәламәтлеккә бәйле борчулар, ниһаять, узганда калыр. Бердәнберегез белән мөнәсәбәтләр дә, ниһаять, җылыныр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев