Актаныш

Йолдызнамә | 30 май – 5 июнь

Кучкар (21.03 – 20.04) Катлаулырак атна. Эш күп өелгәнлектән, кайсына тотынырга белмичә аптырап калырга туры килер. Әле ярый дустыгыз килеп туган хәлдән бик дөрес итеп чыгу юлын күрсәтер.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Көч-куәтегез ташып торган чор. Ләкин теге яки бу мәгълүматларга бик сак карагыз, юкса белер-белмәс килеш ялгышлык эшләп ташлавыгыз бар. Атна ахырында әйбәт кенә керем алачаксыз.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Эштә дә, шәхси тормышта да – кызыклы, уңышлы чор. Хезмәттәшләрегездән үзгәрәк фикер йөртүегез четерекле бер мәсьәләнең очына чыгарга ярдәм итәр. Кемнәрдер сезнең уңышка эчкерсез сөенер, ә кемнәрдер, киресенчә, көенер…

Кысла (22.06 – 22.07) Хезмәт урынында күп аралашырга, телефоннан бертуктаусыз диярлек сөйләшергә туры килер. Бу хәл шактый ук алҗытса да, алга таба әйбәт кенә бер уңышка ирешүгә җирлек тудырыр. Тагын да мулрак тормышка өметләндерердәй яңалыклар ишетелер.

Арыслан (23.07 – 23.08) Тормышыгызда бик әйбәт чор җитеп килә. Аны «яңа этап» дип тә бәяләргә мөмкин хәтта. Нәрсәләрнедер үзегезчә эшләү өчен искитмәле дәрәҗәдә уңайлы мөмкинлекләр ачылыр.

Кыз (24.08 – 22.09) Атна башында, ыгы-зыгыдан туеп, беравык ялгызлыкта калып тору теләге туар. Эштә авыррак хәл килеп чыгар. Әмма эчке сиземләвегез судан коры чыгарга ярдәм итәр. Бер танышыгыз әйбәт кенә хәбәр белән куандырыр.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Эшегездә иркенлек сизелә башлар. Бу тормышыгызда үзенә бер җиңеллек, рәхәтлек китерер. Дусларыгызның ярдәменнән йөз чөермәгез, әмма аларга бөтенләй үк ышанып та бетмәгез.

Чаян (24.10 – 22.11) Атна башына билгеләнгән шәп кенә планнарыгыз үзегез көткәннән дә яхшырак үтәлер. Өйне кирәкмәс иске-москыдан чистартыгыз: тормышыгызга уңай үзгәрешләр үтеп керсен өчен шулай кирәк, ди йолдызлар. Ял көннәрендә үзегезне чиксез бәхетле итеп тою өчен сөеклегезнең бер генә сүзе дә җитәчәк.

Укчы (23.11 – 21.12) Беркем дә хатадан хали түгел. Бу атнада шул гыйбарәне искә төшерергә туры килер. Хуш, сезгә аның, зыяныннан гайре, файдасы күбрәк булыр.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Аз-маз кыенлыклар алдында каушап калмасагыз, шәп кенә нәтиҗәгә ирешерсез. Эш алыштыру турында уйлар пәйда булырга мөмкин. Әмма «без булмаган җирдә яхшы» дигән сүзләрне искә төшереп, башыгызга килгән уйларны тизрәк куып җибәрергә тырышырсыз.

Сукояр (21.01 – 19.02) Ялгызларга үз парларын табу өчен менә дигән форсат чыгар. Гомумән, бик матур танышулар, гадәти булмаган тәэсирләр алу, сөенеп яшәү чоры. Карьера баскычыннан югарырак күтәрелү мөмкинлеге дә ачылыр кебек әле.

Балык (20.02 – 20.03) Атна башында әйбәт яңалыкларга сөенерсез. Эшлекле тәкъдим була икән, баш тартмагыз. Барысына да көчегез җитәчәк!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: