Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Йорт җимерелүдән һәлак булучылар саны алтыга җитте - ике кешене һаман таба алмыйлар

Ижауда кичә җимерелгән йорт астында калып һәлак булучылар алты кешегә җиткән. Йортның подвалыннан тагын бер хатын-кыз мәете тапканнар, дип хәбәр иитә "Интерфакс" агентлыгы. Соңгы мәгълүматларга караганда, фаҗигадә алты кешенең гомере өзелгән, тагын өчесе имгәнгән. Корбаннар арасында 8 яшьлек бала да бар. Ике кешене әле дә таба алмыйлар. Ижаудагы хезмәттәшләренә ярдәм...

Ижауда кичә җимерелгән йорт астында калып һәлак булучылар алты кешегә җиткән. Йортның подвалыннан тагын бер хатын-кыз мәете тапканнар, дип хәбәр иитә "Интерфакс" агентлыгы.
Соңгы мәгълүматларга караганда, фаҗигадә алты кешенең гомере өзелгән, тагын өчесе имгәнгән. Корбаннар арасында 8 яшьлек бала да бар. Ике кешене әле дә таба алмыйлар. Ижаудагы хезмәттәшләренә ярдәм итәргә Казан һәм Чаллы коткаручылары да китте.
Төркемдә 41 кеше, 7 эзли торган эт һәм 7 данә автотехника бар. Коткаручыларның барлык кирәкле җиһазлары һәм кирәк-яраклары үзләре белән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе аэромобиле кирәк булганда юлга чыгарга әзер тора.
чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=20569
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев