Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Йорт ишелгән: Биш яшьлек кыз аның кырыена эленеп калган

8 сентябрьдә иртәнге якта Мәскәү өлкәсенең Ногинск шәһәрендә торак йортта газ шартлый һәм подъезд ишелә. Фаҗига икенче подъездда була. Бинаның бер өлеше җимерелә. Йорттан 170 кешене эвакуациялиләр.

 Ногинск шәһәрендә торак йортта газ шартлаган. Ике кеше авыр хәлдә ята. Имгәнүчеләр саны да шактый.

"Барлыгы 15 кеше имгәнде, икесе авыр хәлдә, барысы да хастаханәдә, ярдәм күрсәтелә", - дип сөйли Мәскәү өлкәсенең вице-губернаторы Евгений Хромушин.

Моңа кадәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, башта тугыз кешене хастаханәгә илтәләр. Аларның икесе балалар дигән белешмә дә бар.

Хәзерге вакытта хәрабәләр арасыннан ике кеше мәетен тапканнар.

Реклама


Зыян күрүче гаиләләргә берәр миллион сум акча бирәчәкләр.

Бер версия буенча, магистраль газ җиһазы яки төзелеш баллоны шартлавы ихтимал, диелә хәбәрдә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X