Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Йортларның да үз язмышлары бар

Кешеләрнең генә түгел, йортларның да үз язмышлары бар. Сөйли белсәләр, күп еллар элек булган, кызыклы вакыйгалар турында алардан ишетер идек.

Аскы Актанышның үзәк урамында 19 нчы гасырларда төзелгән кирпич биналар, әле генә салынгандай, күзгә бәрелеп торалар. Ул вакытларда кирпечләрне беркетүче измәгә йомырка кушканнар, дигән сүз йөри.

Кайбер йортлар, ташландыкка әйләнүгә карамастан, һаман да ныклы утыралар. Мәсәлән, 2 нче гильдия сәүдәгәре, Алабуга шәһәрендә яшәгән, Астахьевның кибете. Ул зур булмаган бина ак кирпечтән төзелгән. Советлар чорында бик күп еллар биредә ит, сөт, төрле ашамлыклар, ә 1990 нчы елларда кибетнең исемен “Розанага “ алыштыралар һәм төрле товарлар саталар. Бүгенге көндә, кызганычка каршы бу бина ташландык хәлдә тора.

Астахьевның Актанышта, тагын бер ак кирпечтән төзелгән, зур йорты була, аның мәйданы( якынча 200 кв.м.).Ул ашлык склады булган. Әлеге бина, Үзәк урамы белән Дзержинский урамыннан чыккан, тыкрык белән кисешкән урында урнашкан. Бу бинаны 30 нчы елларда конфискацияләгәч, “халык дошманнарына” карата, репрессив чара күрер өчен дип, төрмә урнаштыралар. Ул 40 елга якын эшли. Аннары соң, 20 еллап кинотеатр итеп файдаланалар. Кинотеатр, өске Актанышка күчкәч, бу бина кибет була. Зур ягында төрле ашамлыклар, кечкенәрәгендә, ул чакта дефицит булган, киемнәр (хөкүмәткә ит тапшыручылар өчен) сатыла. Куп тә вакыт узмый, кибет эшен туктата, һәм йорт ташландык хәлдә тора. Берничә ел элек, кызганычка аны сүтәләр.

Бу тарихи бинаны җимермәсәләр, ә төзәтеп,реставрация эшләп, 1930 нчы елларда уздырылган конфискацияләү сәясәте һәм сөргенгә сөрелүчеләргә багышлап анда музей ачып булыр иде. (1930 нчы елларда Актанышта һәм тирә-як авылларда яшәүче сәүдәгәрләрне, эшмәкәрләрне, муллаларны, “кулак” дигәннәрнең барысын кулга алып, сакчылар күзәтуендә пристаньга китерәләр. Баржага төяп, аларны Чиләбе, Магнитогорск якларына сөрәләр). 19 нчы гасырның урталарында Уфа губернасыннан Җәнҗегет авылыннан, 2 нче гильдия сәүдәгәр Шагали бай Актанышка күченеп килә. Шагали байның зур таш кибете, шуның янында ук ике катлы ашлык киптерү бинасы, тире саклау склады, шулай ук икешәр катлы ике йорты, башка чыккан улына йорты, кирпеч заводы, сыраханәсе, ипи сату лавкасы була. Сәүдәгәрнең кызыл кирпеч, тире, икмәк белән сату лавкалары да унышлы эшлилэр. Гаиләсе өчен төзеткән ике катлы бүрәнәле йорты, 30 нчы елларда яна. Совет чорларында ул урында Ленин һәйкәле тора, аннары соң һәйкәлне өске Актанышка администрация каршына куялар. Бүгенге көндә әлеге урында кечкенә бакча урнашкан.

Улы Мөдәһиткә, төзелгән йорт, һаман да исән. Мөдәһит беренче Бөтендөнья сугышында батальон командиры, 1916 елны генерал А.А.Брусилов җитәкчелегендә Австро-Венгрия фронтында хезмәт итә. Мөдәһитнең кызыл кирпечтән төзелгән ике катлы йорты, Үзәк урамында урнашкан. Советлар чорында йортны конфискациялыйлар һәм анда күп еллар акча саклау банкы эшли. Аннары соң биредә берничә ел балалар бакчасы, аннары китапханә (икенче кат) һәм кибет (беренче кат) була. Бүгенге көндә, кызганычка каршы, йорт ташландык хәлдә.  Бу йортны төзекләндереп, анда музей ачсалар бик әйбәт булыр иде.

Шагали байның Үзәк урамында урнашкан кибетләре бөтенесе дә исән түгел. 1960-1970 нче елларда “уценка” дип аталган, ныклы кирпечтән төзелгән кибетне, ни сәбәпледер 90 нчы елларда сүтеп ташладылар. Хәзерге көндә “Ветеран” исемендәге кибетендә сату-алу дәвам итә, кызыл кирпечтән төзелгән бер катлы кибет, 80 нче елның азакларын да такталар белән тышлана. Шул ук Үзәк урамы буйлап барсаң, хәзерге Колхоз исемендәге урамга якын урнашкан, Шагали байның кирпечтән төзелгән, зур икмәк амбарларында (2 нче каты агачтан) советлар чорында райком, башкарма комитет һәм башка оешмалар урнашкан иде. Алар өске Актанышка хәзерге администрация бинасына күчеп киткәч, анда һөнәр училищесы булды (СПТУ-80). 80 нче еллар ахырында анда “Спартак” аяк киемнәре фабрикасы филиалы ачылыр алдыннан, янгын чыга. Гасырлар торырлык бина, (өске каты агачтан иде) 1-2 сәгатьтә янып бетә.

Шагали байның исән калган тире складын тәртипкә китереп, башта кибет ачалар, аннары соң “Ветераннар йорты” итәләр. Бүгенге көндә анда Актаныш үзәк китапханәнең 3 нче санлы филиалы урнашкан.

Колхоз урамы белән Үзәк урам кисешкән, халыкта “Митрәй почмагы” дип йөртелгән урында, XXгасыр башында төзелгән ике катлы агач йортны өлкәннәр, урта яшьтәгеләр яхшы хәтерлиләрдер. Анда күп еллар орлыкчылык лабораториясе булды. 80 нче елларда аны тиз генә сүтеп ташладылар.

Әле дә хәтердә, аның подвалларын сүткәч, ашлык орлыкларын ашап яшәгән, күседән дә симез кумаклар, кая барырга белмичә, тирә-юньдәге өйләргә таралышып беткәннәр иде. Бер кызыклы хәл искә төште. Күрше өлкән яшьтәге Гомәр абый Гомәров минем әнигә еш кына койма аша кычкыра иде: “Лүбә, сезнең кумак безнең сарайга кергән!”-дип.

Колхоз урамында Шагали байның кызы Нәҗиһә һәм кияве Зиннурга төзелгән йорт исән түгел. Аны берничә ел элек сүткәннәр. Сугыш вакытында монда яһүд гаиләсе берничә ел яшәп ала. Алар зур өйнең икенче ягын утын итеп файдаланалар. Бүгенге көндә бу ихатада Шагали байның оныгының оныгы Рөстәм Закировның яңа, затлы йорты калкып чыкты. Рөстәмнең әбисе Суфия апа Исхакова шул ук ихатада күп еллар мунча кадәрле генә йортта гомерен уздырды. Чөнки 80 нче еллар ахырында гына хөкүмәт, конфискациялаган өйне, үз хуҗаларына кайтарып бирде. Ул өйгә каршы, урам аша Зиннурның абыйсы Шәрип бай яшәгән. 80-90 нчы елларда, сузылып киткән зур йортны, сүтәләр. Бүгенге көндә аның кечкенә генә өлеше исән калган. Митҗан (Дмитрий) байның бүрәнәләрдән төзелгән, ике катлы йортында почта була, ә 80 нче елның азакларында аны фатирлар итеп кешеләргә бирәләр. Күпмедер вакыттан соң бу бинаны бөтенләй сүтәләр.

Бу тарихи фәнни тикшеренү эшләрен алып барганда, мәгълүмат җыярга ярдәм иткән якташларым: өлкән яшьтәге Глүс абый Гаязов Гаяз улына, Нурания һәм Рөстәм Закировларга зур рәхмәтләребез.

 

 

Актаныш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Азямова Клара, Ахметова Резеда

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев