Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Йөри белмәгән юл бозар

Татарстанда ике секунд саен юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозалар. Биш минут саен бер авария була, юлларда көнгә берничә кешенең гомере өзелә. 2015 елның 9 аенда гына да Татарстан юлларында 3576 юл фаҗигасе теркәлгән. Анда 4421 кеше тән җәрәхәте алган, шуларның 427се - балалар, 349 кешенең гомере өзелгән. Районыбызда исә ел башыннан...

Татарстанда ике секунд саен юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозалар. Биш минут саен бер авария була, юлларда көнгә берничә кешенең гомере өзелә. 2015 елның 9 аенда гына да Татарстан юлларында 3576 юл фаҗигасе теркәлгән. Анда 4421 кеше тән җәрәхәте алган, шуларның 427се - балалар, 349 кешенең гомере өзелгән.
Районыбызда исә ел башыннан 9 ай дәвамында 28 җитди юл һәлакәте теркәлгән. 24е - машина йөртүче, 3есе - җәяүлеләр гаебе белән, 2 очрак машина йөртүченең руль артына исерек килеш утыруы нәтиҗәсендә килеп чыккан. Аларда 33 кеше зыян күргән, 1 бала һәм 5 өлкән кеше вафат булган.
Статистика мәгълүматларына караганда, һәр өченче авария тәүлекнең эңгер-меңгер вакытында яки караңгы төшкәч ясала.
4 сентябрь көнне Югары Яхшый - Табанлыкүл юлында Табанлыкүл авылыннан, машина йөртү стажы нибары бер ел булган һәм шушы вакыт эчендә инде юл йөрү кагыйдәләрен 5 мәртәбә бозарга өлгергән 1996 елгы Н.З. дөрес тизлек сайламый, ашыгып барганда атлы җайдак - 1973 елгы У.Г.ны бәрдерә. Машинада пассажир да булып, ул да зыян күрә. Өчесе дә күп санлы тән җәрәхәтләре белән Чаллы шәһәренә ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә (БСМП) озатылалар.
1 октябрь кичендә шундый ук фаҗига Актаныш-Мөслим автоюлында килеп чыга. Нефтекама каласыннан 1987 елгы Р.И., шулай ук, дөрес тизлек белән хәрәкәт итми һәм атлы җайдак - "Эконом" хуҗалыгында эшләүче 1972 елгы Ф.М.ны бәрдерә, ул төрле тән җәрәхәтләре белән Чаллы хастаханәсенә озатыла.
Машина йөртүчеләр генә түгел, атта барган кешеләр дә фаҗига килеп чыгуда гаепле. Мәгълүм булганча, быелның 1 июленнән тәүлекнең кичке сәгатьләрендә транспорт йөри торган юлларда җәяүлеләрдә дә, атлыларда да яктылык кайтаргыч (светоотражающие) элементлар булырга тиеш. Нәкъ менә алар караңгыда юл һәлакәтләрен 65%ка киметә, дип нәтиҗә ясаган белгечләр. Яктылык кайтаргыч элементлар - беләзек, махсус значоклар, жилет яки өс һәм аяк киемнәрендәге тасмалар караңгыда 130-140 метрдан, фаралар еракка яндырылган очракта, 400 метр арадан ук күренә, диләр алар.
Көзге-кышкы чорда юл фаҗигаләренең саны тагын да арта. Кинәт кенә туңдырып, юлларның бозлануы нәтиҗәсендә, октябрь аеның беренче 8 көнендә генә дә Татарстанда 124 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 142 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алса, 23 кеше бакыйлыкка күчкән. Машиналарында җәйге тәгәрмәчләрен кышкыга алмаштырырга өлгермәгән бик күпләр өчен бу көннәр хәерсез тәмамланган. Шулай ук, техника белән идарә иткәндә һава шартларын, юл өслегенең торышын исәпкә алып, куркынычсыз тизлекне сайлап хәрәкәт итү зарур. Мөмкин булганча ерак сәфәргә чыгуны кичектереп торсагыз да була. Юлларда игътибарлы булыгыз, ул хаталарны кичерми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев