Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Йөрәк хәтере: иң якын кешеләрем

Әтиемә быел 6 апрельдә 90 яшь тулган булыр иде, безне ятимлек кочагына калдырып, арабыздан мәңгелеккә китүенә дә инде 35 ел, әниебезнең гүр иясе булуына - 14 ел. Минем әтием Нурбәк Салих улы Салихов 1926 елда Калинин районы Сикия авылында туган. 1933 елда шул ук райондагы Киров исемендәге совхозга гаиләләре белән...

Әтиемә быел 6 апрельдә 90 яшь тулган булыр иде, безне ятимлек кочагына калдырып, арабыздан мәңгелеккә китүенә дә инде 35 ел, әниебезнең гүр иясе булуына - 14 ел.
Минем әтием Нурбәк Салих улы Салихов 1926 елда Калинин районы Сикия авылында туган. 1933 елда шул ук райондагы Киров исемендәге совхозга гаиләләре белән күченеп килгәннәр. 1943 елда 17 яшендә үз теләге белән фронтка киткән. Артиллерияче-төзәүче булу сәбәпле, гел алгы сызыкта булган.
Бәрелешләрнең берсендә Польшада Висла елгасы яры буенда мина ярчыгыннан бик каты яралана. Варшавадан 75 км ераклыктагы Сельдц шәһәрендәге 5468нче госпитальдә дәваланганда тәненнән бер ярчыкны алалар, икенче ярчыгын әтиебез соңгы көненә кадәр йөрәге янында йөртте.
Сугыштан ул хәрби бүләкләр белән кайта. Аның бертуган абыйсы Мутавал Салихов хәбәрсез югалган (әбекәй соңгы сулышына кадәр аны көтте). Әти, сугышта бер минуты 1 елга тора иде дип сөйли иде, без апа белән тын да алмый тыңлый идек. Сталинның кул тамгасы белән бирелгән Рәхмәт хатын күз карасы кебек саклады.
Әниебез Мөгәллимә Габдрахман кызы 1927 елда Качкын авылында туган. Аның 44 ел эш стажы бар, тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны. Без аның күпсанлы медальләрен кадерләп саклыйбыз.
Аларның яшьлек еллары сугышка туры килгән. 3 ел танышып йөргәннән соң, 1949 елда язмышларын бәйләгәннәр. Гөлшат апа (үлгәненә 3 ел инде, авыр туфрагы җиңел булсын) белән икебезгә белем алырга ярдәм иттеләр, хезмәтне яратырга, тормышта дөрес юл сайларга өйрәттеләр.
Кадерлеләребезне бик юксынабыз (урыннары оҗмахта булсын).
Катлаулы хәлләр килеп туганда, авыр чакларда әниебезнең ягымлы елмаюын, әтиебезнең төпле киңәшләрен искә төшерәбез, сагынабыз, юксынабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев