Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Юбилеегыз белән!

Иске Солтангол авылында 1936 елда дөньяга килгән әткәебез ИНДУС САЛИХ улы ЯРМИЕВнең 6 июньдә 80 яшьлек юбилее. Әткәебез әнкәй белән моннан 49 ел элек яшьлек бакчасында табышып кавышканнан соң тернәкләнеп киткән гаиләбез агачы бүген шактый тармаклана төшеп, тамырлары тагын да тирәнгәрәк юл алды. Әнкәй белән әткәй икәүләп безгә төшендерергә тырышкан...

Иске Солтангол авылында 1936 елда дөньяга килгән әткәебез ИНДУС САЛИХ улы ЯРМИЕВнең 6 июньдә 80 яшьлек юбилее.
Әткәебез әнкәй белән моннан 49 ел элек яшьлек бакчасында табышып кавышканнан соң тернәкләнеп киткән гаиләбез агачы бүген шактый тармаклана төшеп, тамырлары тагын да тирәнгәрәк юл алды. Әнкәй белән әткәй икәүләп безгә төшендерергә тырышкан тәрбия орлыкларын бүген без, гаилә башлыклары буларак, үзебезнең балалар күңеленә салырга тырышабыз. Нәсел агачыбызның сәламәт тармаклар җибәрүен шулай итеп кайгыртып яшибез. Әткәй-әнкәй тәрбиясе нигезендә формалашкан рухи хәзинәбез белән бүген балаларыбыз күңелен сугарып яшәү - тормышыбызның асыл максатларыннан.
Минзәлә ПМКсының Актаныш участогында эшләгән дәверен әткәйнең гомеренең иң нәтиҗәле хезмәт еллары дип атасак, бер дә арттыру булмас кебек, чөнки әткәй биредә үз эшенең остасы буларак та ачыла, мастерлыктан җитәкче дәрәҗәсенә күтәрелеп, оешма белән 21 ел идарә итү вакытында булдыклы, сүзендә торучан җаваплы җитәкче буларак та таныла. Әйткән сүзнең һичшиксез үтәлергә тиеш булуын яхшы аңлаган әткәйнең хезмәт елларында төп девизы "вәгъдә - иман" була. Ә уңышлы эшләүнең дәлилләре - ул әткәйгә бирелгән район, республика, дәүләт бүләкләре: "Иң яхшы прораб", "Иң яхшы мастер", "Иң яхшы участок җитәкчесе" дип "Татсельхозмонтаж" трестыннан хөрмәт белән юлланган мактау грамоталары, "Хезмәт ветераны" медале, "СССР Дәүләт авыл хуҗалыгы техникасы комитеты отличнигы" билгесе һ.б.
Беркайчан да авыр сүз әйтмәдең,
Киңәшләрең булды үтемле.
Шуңадыр ул - яшибез без, әткәй,
Кызартмыйча синең битеңне.
Хезмәтендә әткәйнең фәкать яхшы яктан гына танылу алуында, билгеле инде, әнкәебезнең дә өлеше зур. Ирне ир итеп яшәде ул. Әткәйгә, эшләре уң барсынга, бөтен шартларны тудырырга тырышты. Хуҗалык эшләрендә күбрәк үзе кайнады. Безне - өч улларын да сабыр гына буйсындырып, кул арасына кертеп, үзенең уң кулы итеп тәрбияләде.
Сезнең исән булуыгыз безгә бик мөһим. Әле озак еллар кадерләп баккан күзләр туган йортыбызда безне каршы алсыннар иде, хәерле теләкләргә төреп безне озатып калсыннар иде. Әнкәебез телне йотарлык итеп әзерләгән тәмле аш-сулардан әле бик күп еллар шулай сыйланырга, әткәебезнең зирәк күрсәтмәләрен гел шулай эштә кулланып, файдасын күрергә язса иде безгә.
Горурланыр әткәй-әнкәй булгач,
Кошлар җырлап тора, сайрап тора.
Алар исеменә тап төшермик диеп,
Күңел күзе карый туры юлга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев