Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Юбилеегыз белән!

Такталачык авылында гомер кичерүче әниебез ЛЮЦИЯ ТАҖИ кызы ГАЗЕТДИНОВАга17 апрельдә 70 яшь тулды. Кадерле әниебез! Син балаларыңның, оныкларыңның таянычы, кадерлесе, туганнарыңның хөрмәтле, үрнәк өлгесе булып гомер итәсең. Син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде. Аллаһының мең рәхмәте яусын...

Такталачык авылында гомер кичерүче әниебез ЛЮЦИЯ ТАҖИ кызы ГАЗЕТДИНОВАга17 апрельдә 70 яшь тулды.
Кадерле әниебез! Син балаларыңның, оныкларыңның таянычы, кадерлесе, туганнарыңның хөрмәтле, үрнәк өлгесе булып гомер итәсең. Син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде. Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә, без - балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуын телибез. Балаларыңның, оныкларыңның хәсрәтен күрмә, алар сиңа куанычлы хәбәрләр генә китерсеннәр, игелекле эшләр генә башкарсыннар.
Туган көнең - юбилеең белән
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.
Бәйрәмеңнең матур хатирәсе
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез сине чын күңелдән,
Барыбыз да бергә җыелып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев