Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Юбилеегыз белән!

Ямьле Сөн буенда урнашкан Аккүз авылында туып-үскән, хәзерге көндә дә шунда гомер кичерүче кадерле туганыбыз МӨДӘРИС ЯРМИ улы ХӘМИТОВның 5 апрельдә гомер бәйрәме - 60 яшьлек юбилее. Мөдәрис! Сине шушы олуг бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыгызның изгелеген генә күреп, тормыш...

Ямьле Сөн буенда урнашкан Аккүз авылында туып-үскән, хәзерге көндә дә шунда гомер кичерүче кадерле туганыбыз МӨДӘРИС ЯРМИ улы ХӘМИТОВның 5 апрельдә гомер бәйрәме - 60 яшьлек юбилее.
Мөдәрис! Сине шушы олуг бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыгызның изгелеген генә күреп, тормыш иптәшең Клара белән саулыкта, тигез озын гомер итүегезне телибез.
Синең гомер юлың безнең өчен үрнәк булырлык. Гадел һәм тырыш, ярдәмчел булганың өчен мең рәхмәт сиңа. Кайчан гына килеп керсәк тә, якты йөз белән каршы аласыз. Киләчәктә дә йортыгыз һәрчак ямьле, мул ризыклы булсын. Алдагы көннәрдә дә бер-беребезгә терәк булып, кирәк булып, шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев