Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Юбилеегыз белән!

Иске Сәфәр авылында яшәүче кадерле әтиебез РӘМДИС ГАБДУЛЛА улы ИСМӘГЫЙЛЕВнең туган көне - 70 яшьлек юбилее. Кадерле әтиебез! Без сине чын күңелебездән олуг бәйрәмең белән тәбрик итәбез, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бетерергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Алдагы гомер юлларыңны сау-сәламәт булып,...

Иске Сәфәр авылында яшәүче кадерле әтиебез РӘМДИС ГАБДУЛЛА улы ИСМӘГЫЙЛЕВнең туган көне - 70 яшьлек юбилее.
Кадерле әтиебез! Без сине чын күңелебездән олуг бәйрәмең белән тәбрик итәбез, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бетерергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Алдагы гомер юлларыңны сау-сәламәт булып, күтәренке кәеф, якыннарың һәм туганнарың белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын.
Әти, син балаларыбызга да ягымлы дәү әти. Әниебез Нурания белән бергә безгә яшәеш чыганагы булып торуыгызны телибез.
Котлы булсын, әткәй, туган көнең,
Матур булып атсын таңнарың.
Рәхәт яшә, игелеге төшсен
Син үстергән һәрбер балаңның.
Кояш җылысына җыелгандай,
Сыенабыз, әткәй, яныңа.
Тормыш ямен, матурлыгын тоеп,
Яшә, әткәй, яшә тагын да.
Кайткан саен синең яннарыңа,
Колач җәеп каршы киләсең.
Мең-мең рәхмәт, әткәй, тәрбияңә,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев