Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Юбилеегыз белән!

Сөекле, якын кешебез - кадерле әниебез. Син безнең өчен җир йөзендә иң изге зат. Син булганда күңелебез тыныч, тормышыбыз бөтен безнең. Син безне үзең кебек итагатьле, сабыр, ярдәмчел, кешелекле, түзем булырга, туганнарның, тормышның кадерен белеп яшәргә өйрәтеп үстердең. Әниебез, барысы өчен дә зур рәхмәт сиңа! Кадерлебез! Туган көнең, олуг юбилеең...

Сөекле, якын кешебез - кадерле әниебез. Син безнең өчен җир йөзендә иң изге зат. Син булганда күңелебез тыныч, тормышыбыз бөтен безнең. Син безне үзең кебек итагатьле, сабыр, ярдәмчел, кешелекле, түзем булырга, туганнарның, тормышның кадерен белеп яшәргә өйрәтеп үстердең. Әниебез, барысы өчен дә зур рәхмәт сиңа!
Кадерлебез! Туган көнең, олуг юбилеең белән ихлас күңелдән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Сиңа корычтай ныклы сәламәтлек, кояштай озын гомер, күңел тынычлыгы, аяз күк йөзләре, балаларыңның кадер-хөрмәтен күреп, оныкларыңның игелеген тоеп, тормыш иптәшең Фаис абый белән бергә иңгә-иң куеп, тигезлектә, тыныч тормышта, муллыкта гомер итәргә язсын.
Әле һаман без дип яшисең син,
Күптән инде зурлар булсак та.
Аз булыр күк, әнием, синең өчен
Нинди изгелекләр кылсак та.
Һәрвакытта булдың өйнең яме,
Ә тормышта безгә син терәк.
Озак яшә, һәрчак сәламәт бул,
Син бит, әнием, безгә бик кирәк!
Җир йөзенең бөтен матурлыгын
Килә, әнием, бүләк итәсе.
Дөньядагы иң матур сүзләрнең
Иң җылысын сиңа әйтәсе.
Җан рәхәте бирсен Ходай сиңа,
Тән сихәте бирсен гомергә.
Насыйп булсын әле озак еллар,
Матур итеп бергә яшәргә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев