Актаныш

Юбилеегыз белән!

Иске Сәфәр авылында гомер итүче РИМА МИҢНУЛЛА кызы ФАРСЫЕВАның 17 декабрьдә 55 яшьлек юбилее. Кадерлебез! Сине шушы олуг бәйрәмең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Ходай сине бар гомереңдә сәламәтлектән аермасын. Сиңа күңел тынычлыгы, алдагы көннәреңнең имин, кайгысыз- хәсрәтсез булуын телибез. Әти белән бер-берегезгә терәк булып, үстергән балаларыгызның бәхетенә куанып, оныкларыгызның...

Иске Сәфәр авылында гомер итүче РИМА МИҢНУЛЛА кызы ФАРСЫЕВАның 17 декабрьдә 55 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Сине шушы олуг бәйрәмең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Ходай сине бар гомереңдә сәламәтлектән аермасын. Сиңа күңел тынычлыгы, алдагы көннәреңнең имин, кайгысыз-
хәсрәтсез булуын телибез. Әти белән бер-берегезгә терәк булып, үстергән балаларыгызның бәхетенә куанып, оныкларыгызның игелеген күреп, алардан куанычлы хәбәрләр генә ишетеп, озын-озак яшәвегезне телибез.
Җир йөзенең бөтен матурлыгын
Килә, әни, бүләк итәсе.
Дөньядагы иң матур сүзләрнең
Иң җылысын сиңа әйтәсе.
Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,
Сызламасын аяк-кулларың.
Чирне белмә, кайгы күрмә,
Япь-яшь булып калсын күңелең.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: