Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ЮБИЛЯР: Гомер заяга узмаган, Габделхак ага!

Өлкән буын вәкилләренең, сугыш һәм тыл ветераннарының гомер бәйрәмнәрен: 90, 95, 100 яшьлек юбилейларын билгеләп үтү районыбызда күркәм традициягә әвереле - безгә бүгенге матур тормышны бүләк иткән йөзьяшәрләребезгә кадер- хөрмәт билгесе ул. 9 август көнне Яңа Җияш авылында гомер кичерүче тыл ветераны Габделхак ага Исхаков та үзенең олуг юбилеен -...

Өлкән буын вәкилләренең, сугыш һәм тыл ветераннарының гомер бәйрәмнәрен: 90, 95, 100 яшьлек юбилейларын билгеләп үтү районыбызда күркәм традициягә әвереле - безгә бүгенге матур тормышны бүләк иткән йөзьяшәрләребезгә кадер- хөрмәт билгесе ул.
9 август көнне Яңа Җияш авылында гомер кичерүче тыл ветераны Габделхак ага Исхаков та үзенең олуг юбилеен - 90 яшен билгеләп үтте.
Әлеге уңайдан Габделхак аганы якыннары, туганнары белән беррәттән район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хаев тәбрикләде. Ул юбилярга Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлау хатын һәм район башлыгының истәлек бүләген тапшырды.
Габделхак Исхак улы - гомерләренең чәчәк аткан вакыты авыр сугыш елларына туры килгән буын вәкиле: аның хезмәт стажы 14 яшьтән башланган.
Бик күп нужа күргән Габделхак аганың картлык көннәре, шөкер, муллыкта уза. Янында 62 ел иңгә - иң куеп яшәгән тормыш иптәше Җиһания апаның булуы да ветеранга зур терәк. Олыгайган көннәрендә пар канатлы булулары белән бәхетле алар.
7 балага гомер бүләк иткән Исхаковларның бүген 12 оныгы, 6 оныкчыгы бар. Янәшәләрендә төпчек кызлары Фәридә Мосаянова яши.
Янәшәңдә пар канатың, балаларың, дус- ишләрең, туган - тумачаларың булса, гомер буена сузылган хезмәтеңне бәяләп хөрмәтләсәләр , димәк, гомер заяга узмаган, Габделхак ага!
Алга таба да Сезгә рухи ныклык, тән саулыгы насыйп булсын, хөрмәтле ветеран!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев