Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ЮГАЛТУ: Актаныш районы Габидә Касыйм кызы Әхмәтова белән хушлашты

Актанышның мактаулы гражданы Баязит Шәймәрдән улының җәмәгате Габидә Касыйм кызы вафат булды. Аңа 87 яшь иде.

Габидә Әхмәтова 1931 елның 18 ноябрендә туган. Актанышның 2 нче урта мәктәбендә хезмәт укытучысы булып эшләгән.

Белгәнебезчә, Баязит Мөхәммәтов район башкарма комитетында озак еллар җитәкчелек итте, бик тә җаваплы вазифалар башкарды, соңрак һөнәр училищесын 
җитәкләде. Ә Габидә ханым аңа һәрвакыт ныклы терәк, таяныч булды. Үзенең түзем, сабыр холкы, тырышлыгы белән өй җылысын саклап яшәде. Бергә эшләгән хезмәттәшләренә дә үрнәк күрсәтте. Якыннарына, күршеләренә игътибарлы, ихтирамлы иде.

Алар бер кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерделәр.

Без Баязит Шәймәрдән улының, аларның балаларының, оныкларының, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Сабырлык, түземлек һәм сәламәтлек телибез.

Мәрхүмәнең авыр туфрагы җиңел, караңгы гүрләре якты, урыны оҗмахта булсын.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев