Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ЮГАЛТУ: Чәчер авылының соңгы яугире арабыздан китте...

14 нче июль көнне җирлегебез зур югалту кичерде: авылыбызның соңгы яугире дә мәңгелеккә күзләрен йомды.

Хатирәләр, хатирәләр... Еллар үткән саен алар күңелгә тирәнрәк уела бара. Коточкыч сугышны үз күзе белән күргән, аның бар ачысын-төчесен татыган, дошманнар белән күзгә-күз очрашкан яугирләребез сафы да сирәгәйгәннән-сирәгәя. Ә бит кечкенә генә авылыбыздан да яу кырына 160 ка якын ир-егет киткән була.

14 нче июль көнне җирлегебез зур югалту кичерде: авылыбызның соңгы яугире дә мәңгелеккә күзләрен йомды. Аны соңгы юлга озатырга Түке җирлеге башлыгы Рамил Нуртдинов, Актаныш хәрби комиссариатыннан вәкил, авылдашлары, якыннары катнаштылар һәм хушлашу сүзләрен җиткерделәр.


Әйе, авылыбыздан, тыныч хезмәтләрен бүлеп,  фашизмга каршы көрәшкә киткәннәр арасында Галимҗан абый да була. Туган як туфрагы ярдәм итәме -  Галимҗан абыйга  исән-имин кайту насыйп була.
    Фәрдетдинов Галимҗан Фәрдетдин улы 1924 нче елның 30 нчы апрелендә Чәчер авылында дөньяга килә. Пучы мәктәбендә 5 классны тәмамлый һәм хезмәт юлын башлый. Бөек Ватан сугышына кадәр колхозда төрле эштә эшли. 


1942 нче елда Ватан сугышына киткән вакытта аңа нибары 18 яшь була. 25 нче ноябрьдә хәрби ант кабул итә. 1942 нче елның июленнән 1945 нче елның августына кадәр рядовой була. Диңгезче буларак,  корабльдә хезмәт итә (стрелок морской пехоты, 125 полк), шунда контузия ала. Мурманскида, Карелия фронтында сугыша; Норвегиягә барып җитә. Җиңү таңын Архангельскида каршылый. 1945 нче елның августыннан 1947 нче елның мартына кадәр эш (рабочая) ротасында 128 нче  полкта хезмәт итә. Туган авылы  Чәчергә 1947 нче елның апрелендә генә кайта. 


 I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, 1947 нче елның февралендә “1941-1945 нче елларда Германияне җиңгән өчен” ордены; 1945 нче елның 5 нче июлендә  “За оборону Советского Заполярья” медале, “Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 20 еллыгы”, “Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 25 еллыгы”, “Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 30 еллыгы”,   “Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 40 еллыгы”, “Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 50 еллыгы”, 1969, 1979 нчы елларда  “СССР Кораллы Көчләренә 50 ел, 60 ел” медальләре, 1979 нчы елда  “60 лет вооруженных сил СССР” медале, 1993 нче елда “За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг.” медале, 1996 нчы елда Жуков медальләренә лаек була.


Бөек Ватан сугышыннан соң колхозда бригадир, ферма мөдире, юл бригадиры, хуҗалык мөдире, кассир вазифаларын башкара һәм төрле эштә эшли. 1982 нче елда лаеклы ялга чыга. 1990 нчы елның 21 нче декабреннан Галимҗан абый II төркем инвалид була.


1949 нчы елның май аенда Фәрдиева (Бакыева) Тәзкирә Габделхак кызы белән гаилә кора. Тәзкирә апа тырыш, хезмәт сөючән, үз эшенә бирелгән хезмәткәр, уңган хуҗабикә, тыл ветераны була.    Бөек Ватан сугышы чорында аеруча авыр да, җаваплы да эшчәнлек алып бара. “Игенче даны” (“Актаныш таңнары”) газетасында актив хәбәрче дә булып тора. Ул гына да түгел, “Агыйдел дулкыннары” иҗат берләшмәсе әгъзасы да була. (2005 нче елда вафат).


 Өч балалары дөньяга килә: 1950 нче елда Зәлфия, 1952 нче елда Кыям, 1963 нче елда кече кызлары - Әлфия.


Соңгы елларда  Галимҗан абый Яр Чаллы шәһәрендә балалары тәрбиясендә, тыныч тормышыбыз өчен сөенеп яшәде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев