Актаныш

Югалтуы җиңел, кайтаруы гына ...

Зал тын да алмый суд карарын көтә. Судья чыкты. Судта катнашучылар сораулы карашларын аңа төбәде. - Суд шул кешене аналык хокукыннан мәхрүм итәргә дигән карар чыгарды. Әйтерсең, шушы секундта бар нәрсәнең асты-өскә килде. Гаепләнүче ханым бер мизгелдә айнып киткәндәй булды. Тәнен калтырау алды. Әмма... соң инде. Суд карары яңгырады. Әлеге...

Зал тын да алмый суд карарын көтә. Судья чыкты. Судта катнашучылар сораулы карашларын аңа төбәде.
- Суд шул кешене аналык хокукыннан мәхрүм итәргә дигән карар чыгарды.
Әйтерсең, шушы секундта бар нәрсәнең асты-өскә килде. Гаепләнүче ханым бер мизгелдә айнып киткәндәй булды. Тәнен калтырау алды. Әмма... соң инде. Суд карары яңгырады.
Әлеге юлларны укыганнан соң, үзләре әни булганнарның күз аллары караңгыланып, йөрәкләре чәнчеп куйгандыр, мөгаен. Чөнки балаларыбызны, күз караларыбызны бер генә көн күрми торсак та, йөрәгебез өзгәләнә башлый. Ашады микән, җылы киендеме икән, дигән уйлар тынгы бирми. Үз яныбызда яшәгәннәре 10 минутка соңга калып кайтса да, урын таба алмый ишекле-түрле йөри башлыйбыз. Тугыз ай буе күкрәк астында йөртеп, сират күпере кичеп, якты дөньяга тудырган балаларыбыз бик тә кадерле һәм газиз шул. Юкка гына җанымның яртысы димиләр аларны.
Әмма арада шушы бәгырь җимешләрен шайтан суына алыштырган әниләр дә очрый әле. Хатын-кызлар советы, балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссия әгъзалары, опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәрләре алар белән күпме генә сөйләшүләр алып барса да, үгет-нәсихәтләр бу ханымнарның күңеленә барып җитә алмый, яшел елан аңнарын томалаган, күрәсең. Салынган штрафлар да, кисәтүләр дә, төзәлү өчен бирелгән вакыт та, ата-аналык хокукыннан вакытлыча чикләүләр дә булышмый. Соңгы адым - аларны аналык хокукыннан мәхрүм итү кала. Папкалар тутырыла, эшләре судка җибәрелә. Әмма иң аянычлысы: судта мондый эшләрнең елдан-ел күбрәк карала баруы. Район судьясы ярдәмчесе Эльмира Авзалова китергән саннардан да күренә бу. 2015 елда - ата-ана хокукыннан мәхрүм итү белән бәйле 10, 2016 елда 8 эш каралган булса, 2017 ел башыннан инде шундый 8 эш кергән. Әле елның өч кенә ае үтте. Үзеннән-үзе ул әниләрнең җаннары юк микәнни соң, дигән уйлар, өмет тулы күзләрен мөлдерәтеп карап торган балалар күз алдына килә.
Нинди генә булмасын, бала өчен әни әни булып кала. Үзләреннән аерып, газизләрен балалар йортларына алып киткәндә, үзәкләре өзгәләнми микән аларның?!
Ата-аналык хокукыннан мәхрүм итү белән бәйле эшләр белән танышам. Папка саен күпме язмыш. Һәрберсе аерым-аерым күз алдына картина кебек килеп баса. Үзем укыйм, үзем ямьсез кино караган кебек...
Районның опека һәм попечительлек бүлеге Киров авылында яшәүче ирле-хатынлы М.Ф. һәм М.Д.не ата-аналык хокукыннан мәхрүм итүне сорап судка гариза керткән. Алар инде 2016 елның июнендә ата-аналык хокукларыннан вакытлыча чикләнгән булганнар. Әмма алты ай үтсә дә, төзәлү юлына басмаганнар. Балигъ булмаган кызларына тиешле яшәү шартлары булдырмаганнар. Аны тәрбияләү белән шөгыльләнмиләр. Бала башка гаиләдә опекада. Өйләрендә җылылык, электр аерылган. Тәрәзәләрнең пыялалары ватык, диелгән.
Судта гаилә башлыгы катнашмаган. Ә хатыны, ирем даими рәвештә эчеп мине кыйный, шуның өчен спиртлы эчемлекләр кулланам, диеп акланган. Кызлары исә әти-әнисе белән аралашмавын, аларның аның өчен бер әйбер дә алмауларын хәбәр иткән. Димәк, баланың әти-әнисенә карата күңеле каткан, үзен шулай язмыш кочагына ташлаганнары өчен кимсенгән.
Рәсәй Федерациясе Гаилә кодексының 63 нче маддәсе буенча, әти-әниләр үз балаларын тәрбияләргә хокуклы һәм бурычлы. Алар балаларын тәрбияләүдә җаваплы һәм балаларының сәламәтлеге, физик, психик, рухи һәм әхлакый яктан үсешен кайгыртырга тиешләр. Әгәр әти яки әни үзләренең ата-аналык бурычларын үтәмиләр икән, Гаилә Кодексының 69 нчы маддәсе нигезендә алар ата-аналык хокукларыннан мәхрүм ителергә мөмкин. Бу очракта да, суд М.Ф. һәм М.Д.не ата-аналык хокукларыннан мәхрүм итәргә, дигән карар чыгарган. Суд карары үз көченә кергән.
Районның опека һәм попечительлек бүлеге тарафыннан Яңа Әлем авылында яшәүче Л. Ш.ны аналык хокукларыннан мәхрүм итүне сорап район судына керткән эше дә алдагысы белән охшаш. Даими рәвештә спиртлы эчемлекләр эчкән өчен аның кызын вакытлыча приютка да җибәреп торалар. Л. дәвалану үтә, эшкә урнаша. Кызы кабат аның янына кайтарыла. Ләкин, аның төзәлүе тукран тәүбәсе кебек була шул. Л. кабат эчүчелек юлына баса. Даими яшәү урыны да юк, вакытлыча Актанышта апасында яши икән. Баласын Л.ның әнисе тәрбияли.
Суд барышында Л. әнисе һәм апасы белән мөнәсәбәтләренең начар булуын, апасының үзен өенә яшәргә кертмәвен хәбәр итә. Үзенең өе исә кечкенә баланы тәрбияләрлек хәлдә түгел, дип аклана. Баласына киемнәр алуын, бакчага йөрткән өчен айлык взносларны түләп баруын да әйтергә онытмый. Берничә тапкыр дәваланса да, ныклап терелеп бетмәвен дә яшерми.
Суд карары буенча ул аналык хокукыннан мәхрүм ителә.
Эшләрнең калганнары да шундый эчтәлектә. Арада ирен аталык хокукыннан мәхрүм итүне сорап язган гариза буенча каралган эшләр дә бар. Алар белән танышкач, Эльмира Авзаловадан: "Әгәр бу ата-аналык хокукыннан мәхрүм ителүчеләр аңнарына килеп, төзәлсәләр, гадәти тормыш рәвеше алып бара башласалар, үзләренең ата-аналык хокукларын кире кайтара аламы?" - дип сорамыйча булдыра алмадым.
- Әгәр дә алар төзәлеп, тәүбә итеп, гадәти тормыш белән яши башлыйлар, балигъ булмаган балаларына тиешле яшәү шартлары булдыралар икән, кабат ата-аналык хокукын кайтаруны сорап, судка гариза яза алалар. Моның өчен барлык тиешле документларны җыеп, безгә тапшыралар. Без материалларны опека һәм попечительлек бүлегенә һәм прокуратурага җибәрәбез. Алар тикшергәннән соң, чынлап та ул кешеләрнең төзәлгәнлегенә дәлилләр булса, суд аларга ата-ана хокукларын кире кайтару турында карар чыгара. Әмма шунысын истән чыгармаска кирәк: ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәннән соң аларның балалары башка гаилә тарафыннан уллыкка яки кызлыкка алынган икән, ата-ана хокукларын кире кайтара алмыйлар.
- Эльмира Феликсовна, газета укучыларга әти-әниләр нинди очракларда ата-аналык хокукыннан мәхрүм ителү турында да әйтеп үтү зыянлы булмас иде.
- Рәсәй Федерациясе Гаилә кодексының ата-аналык хокукыннан мәхрүм итү турындагы 69 нчы маддәсе буенча, әти-әниләр түбәндәге очракларда ата-аналык хокукыннан мәхрүм ителәләр:
- ата-аналык бурычларын үтәүдән читләшсәләр, шуның эченнән алимент түләүдән баш тартсалар;
- җитди сәбәпләре булмаган килеш балаларын бала тудыру йортыннан яки медицина, тәрбия учреждениесеннән алырга баш тарткан очракта;
- ата-аналык хокукларыннан явызларча файдаланганда;
- балаларга карата гадәттән тыш, каты физик һәм психик көч кулланганда;
- наркомания һәм алкоголизм белән хроник авырганда;
- аңлы рәвештә баланың сәламәтлегенә һәм гомеренә куркыныч тудыручы җинаятьләр кылганда.
Әлеге юллардан күренгәнчә, шундый булыр өчен чынлап та җансыз булырга кирәктер. Ә кеше дөньяга яратыр һәм яратылыр өчен туа. Үзебезнең кешеләр икәнебезне онытмыйк. Үзебез теләп тапкан балаларыбыздан баш тартмыйча, аларны яратып багыйк. Ниндидер ялгыш гамәлләр кылганчы, якыннарыбыз, бәгырь җимешләребез хакында уйлыйк. Бер киселгән икмәкне ябыштырып булмаса да, ата-аналык хокукларын кире кайтарып була икән, суд белән ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгәннәр, тырышыгыз, тырмашыгыз, төзәлү юлына басып, балаларыгызны кире кайтарыгыз. Аларны әти-әни назыннан мәхрүм итмәгез. Ә инде эчүчелек белән шөгыльләнеп, эшегез судка барып җитү алдында булучылар, акылыгызга килегез. Терсәк якын, тик аны тешләп булмый. Шуны онытмагыз.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: