Актаныш

Югары Богадыда кечкенә авылның зур шагыйрен-Илдар Кирамовны искә алдылар

Бүген Югары Богады авылы клубында Кирамов Илдар Әхмәткирам улын искә алу кичәсе булды.

Илдар Кирамов кечкенә авылның зур шагыйре. Урман эчендәге Югары Богады авылында яшәп бик күп шигырьләр иҗат итә, аларны туплап китап итеп бастыра. 

Бүген аның вафатына 25 ел. Балалары, оныклары, авыл халкы Илдар абыйны онытмый. Һәр 5 ел саен шагыйрьне зурлап искә алу чаралары оештырып килделәр. 
Илдар Әхмәткирам улы 1929 елның көзендә күршеләре Разетдин абзыйларның каз өмәсе көнне туган. Сугыш беткәндә 15 яшендә аяксыз кала. Күңелен төшерми, кулына каләм ала. Шигырьләр яза башлый. 
Илдар Кирамовны чыгыш ясаучыларның барысы да көчле кеше иде, дип искә алды. Чыннан да бер аягын югалткан тол ир, 5 бала атасы гаиләсен карый, йорт-җирне алып бара, тормыш авырлыкларыннан күңелен тупасландырмый- мәгънәле шигырьләр иҗат итә. 

Балаларының барысы да үз юлларын табып яшиләр, гаилә корып балалар үстерәләр, әтиләренә үзләренә җил-яңгыр тигерми үстергәне өчен бик рәхмәтле алар.
Илдар абый 1997 елда 68 яшендә вафат була. 

Бүгенге искә алу кичәсендә "Агыйдел дулкыннары" иҗат берләшмәсе әгъзалары, Богады җирлеге мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр катнашты.  Илдар Кирамов турында истәлекләр сөйләнде, шигырьләре укылды, җырлар җырланды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: