Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Югары Яхшый авылында яшәүче Миргалим Әһәдуллинга 90 яшь

Бүген Югары Яхшый авылында яшәүче Миргалим Әһәдуллинга 90 яшь тулды. Юбилярны район Советы аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов район башлыгы Энгель Фәттахов исеменнән тәбрикләп бүләкләр һәм котлау хаты тапшырды.

            Әһәдуллиннарга район җитәкчелегенең килүе тагын бер истәлекле вакыйга белән бәйле. Тыл ветераны Миргалим бабайга Россия Президенты Владимир Путин да хөрмәтләү тәбрикнамәсе юллаган. Бөек Ватан сугышы чорында һәм аннан соңгы елларда илне күтәрү, төзекләндерү нәкъ менә Миргалим кебек яшүсмерләр җилкәсенә төшә. Балачакларын онытып бик тиз тормыш арбасына җигелергә туры килә бу малайларга. 

        Бүгенге тормышка Миргалим бабай мең шөкер итә. Авылда, хуҗалыкта тырыш хезмәт куйган ветеранны Югары Яхшый авыл җирлеге башлыгы Җәүһәрия Зиннәтуллина, "Эконом" хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Кәримов, ветераннар Советы рәисе Рәшит Галимуллин да ихластан котлап рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев