Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ЮХИДИ өлкәсендә яңа кагыйдәләр үз көченә керә

2016 елның 1 гыйнварыннан "Юл хәрәкәте өлкәсендә хокук бозулар өчен штраф түләтү турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү" турындагы административ регламент үз көченә керә. РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 32.2 маддәсенә 1.3 пункты өстәлә, ягъни штрафны 20 көн эчендә түләгән очракта, салынган штрафның яртысы гына түләнә. Ләкин Административ хокук...

2016 елның 1 гыйнварыннан "Юл хәрәкәте өлкәсендә хокук бозулар өчен штраф түләтү турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү" турындагы административ регламент үз көченә керә.
РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 32.2 маддәсенә 1.3 пункты өстәлә, ягъни штрафны 20 көн эчендә түләгән очракта, салынган штрафның яртысы гына түләнә. Ләкин Административ хокук бозулар турындагы кодексның 3.5.2 маддәсе нигезендә, юл хәрәкәте кагыйдәсен бозган өчен салынган административ штраф 500 сумнан да ким булырга тиеш түгел.
Әлеге үзгәрешләр кагылмый:
12.1.1.1 маддәсе (ЮХИДИ бүлекчәсендә теркәлмәгән транспорт чарасы белән кабат идарә итү);
12.8 маддәсе (руль артында эчкән килеш идарә итү, эчкән килеш рульне башка кешегә бирү);
12.9 маддәсенең 6 һәм 7 пунктлары (тизлекне икенче кабат арттыру: 40-60км/сәг. кадәр, 60-80км/сәг. кадәр, 80 км/сәг. һәм күбрәк);
12.2.3 маддәсе (кабат светофорның тыелган сигналына керү);
12.15.5 маддәсе (кабат юлның яки трамвай юлының каршы як полосасына чыгу);
12.16.3.1 маддәсе (кабат бер яклы юлның каршы як полосасына чыгу);
12.24 маддәсе (юл-транспорт фаҗигасендә кеше сәламәтлегенә җиңел яки уртача зыян китерү);
12.26 маддәсе (шоферның исерткеч куллану-кулланмавын тикшерү таләбен үтәмәве);
12.27.3 маддәсе (юл-транспорт фаҗигасеннән соң, автомобиль йөртүченең эчүдән, наркотиклар, яки психикага зыян китерә торган матдәләр кулланудан тыелып тору таләбен үтәмәве).
Административ штраф түләтү турындагы карар судья яки башка вазифаи зат тарафыннан ашыктырылса, я кичектерелсә, штраф тулысынча түләнә.
Административ штрафлар өчен җаваплылык
РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 32.2.1 маддәсе нигезендә, штраф карары үз көченә кергәннән соң 60 көн эчендә түләнергә тиеш. Административ штрафны түләмәү үзе дә административ хокук бозу булып тора.
РФнең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 20.25 маддәсе нигезендә, административ штрафны вакытында түләмәгән очракта, штраф суммасы ике тапкырга арта, яисә 15 тәүлеккә кадәр кулга алу җәзасы яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш каралган.
Агымдагы елның 11 аена Татарстанда штрафны вакытында түләмичә йөргән гражданнарга 21меңнән артык административ беркетмә төзелгән. Әлеге беркетмәгә карата мәхкәмә тарафыннан 5,5 мең административ арест җәзасы, 12,5 мең кешегә икеләтә штраф, 463енә мәҗбүри эш сәгатьләре билгеләнгән.
Татарстан юл хәрәкәте иминлеге дәүләт автоинспекциясе җәзадан котылу очракларын булдырмау өчен суд приставлары белән тыгыз элемтәдә эшли. Бердәм ЮХИДИ базасы штраф түләмәүчеләрне урында ук ачыкларга, аларны җәзага тартырга ярдәм итә. Штрафларын вакытында түләмәүче граждан РФ чигеннән чыга алмаска да мөмкин. Шулай ук, әлеге гражданның штрафларын түләтү йөзеннән автомашинасына чик куелу очраклары актив кулланыла. Төрле күңелсезлекләрдән котылу максатыннан, ТР буенча Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларны тиешле вакытында түләргә киңәш итә.
Штрафларны түләү юллары
Штрафны дөрес итеп түләр өчен:
Штрафлар турындагы мәгълүматны www.gibdd.ru, www.gosuslugi.ru, www.uslugi.tatarstan.ru сайтлары аша, яки электрон почтадан автомат режимда эшләүче фото-видеофиксация приборларыннан алынган хокук бозу турындагы карарлар рассылкалары аша алырга мөмкин. Аның өчен www.gibdd.tatarstan.ru сайтына кереп, "В помощь водителю" дигән бүлекчәдә автомашина хуҗасының исемен язып "заявления-согласия" дигән бланкны тутырырга кирәк. Паспорт, язылган гариза, ИНН һәм машина таныклыгы күчермәләре белән ТР ЮХИДИ (Казан, Оренбург тракты, 5, 1-10 бүлмәләр) бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Штраф вакытында һәм тиз түләнсен өчен зур банкларда түләргә киңәш ителә.
Физик затлар кредит түләү учреждениеләренә штраф реквизитлары белән дөрес уникаль идентификатор күчерү (уникальный идентификатор начисления - УИН) номерлары белән мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Юридик затлар кредит түләү учреждениеләренә һәрбер штрафка аерым штраф реквизитлары һәм дөрес уникаль идентификатор күчерү (УИН) номерлары белән мөрәҗәгать итәргә тиеш.
2-3 көннән соң югарыда күрсәтелгән сайтлар аша штраф турындагы мәгълүматларны тикшереп карау кирәк. Штраф янәдән түләнмәгән булып тора икән, түләү башкарылган банкка мөрәҗәгать итеп, ГИС ГМП мәгълүмати базасына түләү хакында мәгълүмат җибәрелгәнен ачыклау кирәк.
Әлеге мәсьәләне банкта хәл итеп булмаган очракта, граждан гариза язып, УИН номеры язылган түләү кәгазенең күчермәсен теркәп, ТР ЮХИДИ бүлегенә мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Әлбәттә, федераль база аша тикшереп, түләү турында банк белән сорауларны ачыклаганчы берникадәр вакыт узачак, шуңа күрә гаризаларга җавап бирү озаккарак сузылачак.
Татарстан юл хәрәкәте иминлеге дәүләт автоинспекциясе гаризагызны караганда штрафны түләү турында квитанция кәгазе булмаган очракта, штраф 60 көн эчендә түләнмәгән өчен, Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.25.1 маддәсе нигезендә беркетмә төзелергә яки штрафны түләтү өчен суд приставына җибәрелергә мөмкин.
Автоинспекция киңәшләре:
Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә һәм юлларда игътибарлы булырга;
Өстә күрсәтелгән сайтлар буенча штрафларны ешрак тикшерергә;
Электрон почта аша сылтамаларга язылырга;
УИН номеры буенча штрафларны вакытында түләргә;
Юлда хәрәкәт иткәндә, түләгән квитанцияне үзегез белән йөртергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев