Актаныш

ЮХИДИ район фонды җитәкчесе Рәсимә Сәетова хөрмәтләнде

ЮХИДИ район фонды җитәкчесе Рәсимә Заһит кызы Сәетованы районыбызда олысы да, кечесе дә яхшы белә. Мәктәп-балалар бакчаларында еш кунак ул. Табышмак-сораулары, башваткыч мәсьәләләре белән елмаеп-шаяртып кына укучыларга юл кагыйдәләре турында аңлата, белемнәрен сораша, дөрес җавап бирүчеләргә мулдан бүләкләрен бирә. Мәктәп-бакчаларга кирәкле әсбаплар, автошәһәрчек, юл кагыйдәләренә багышланган почмаклар кайтару да аның...

ЮХИДИ район фонды җитәкчесе Рәсимә Заһит кызы Сәетованы районыбызда олысы да, кечесе дә яхшы белә. Мәктәп-балалар бакчаларында еш кунак ул.
Табышмак-сораулары, башваткыч мәсьәләләре белән елмаеп-шаяртып кына укучыларга юл кагыйдәләре турында аңлата, белемнәрен сораша, дөрес җавап бирүчеләргә мулдан бүләкләрен бирә. Мәктәп-бакчаларга кирәкле әсбаплар, автошәһәрчек, юл кагыйдәләренә багышланган почмаклар кайтару да аның тырышлыгы белән тормышка аша.
Шушы өлкәдә 20 ел хезмәт куя инде ул. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын булдыруда керткән күпьеллык тырыш хезмәте өчен ул ТР юл хәрәкәте иминлеге фәнни һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясенең Мактау кәгазе белән бүләкләнде. Хөрмәтле Рәсимә ханымга сентябрь аенда 60 яшь тулды. Матур гомере бәйрәме белән аны ихластан котлыйбыз. Күңел тынычлыгы, сәламәтлек, гаилә бәхете, имин тормыш телибез.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: