Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ЮХИДИ инспекторы кулыннан – бүләк

Бүләкләрне балалар сөенеп кабул иттеләр.

“Игътибар – балалар !” Бөтенрәсәй күләмендәге акциянең өченче этабы кысаларында уку елы башлану уңаеннан районның ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре балаларга бүләкләр тутырылган яктылык кайтаргыч букчалар таратты.

“Бала - төп пассажир” исеме астында узган әлеге акциянең максаты булып, өлкәннәрнең игътибарын пассажир балаларның иминлеген тәэмин итүгә җәлеп итү тора. Чөнки балалар автомобиль салонында булганда, аларның иминлеге тулысынча руль артында утырган кешегә бәйле. Юл-транспорт һәлакәтләренә ясаган анализлар күрсәткәнчә, аварияләрнең 40 процентында балалар пассажир буларак зыян күрәләр.

Әлеге чара барышында районның ЮХИДИ идарәсенең өлкән инспекторы Искәндәр Миргалимов балалар утырган автомашиналарны туктатып, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге хакында тагын бер кат искәртеп, пассажир балаларга бүләкләр тапшырды. 

Балаларны машинада йөрткәндә саклык каешларын эләктерүнең бик күп гомерләрне саклап калуын ассызыклаган инспекторны шоферлар да, пассажирлар да дикъкать белән тыңлады. 

Гадәттә без ЮХИДИ  идарәсе хезмәткәрләре туктата башлагач, каушап, куркып калабыз. Күңелгә нинди кагыйдәне боздык икән дигән уй йөгерә. Бу юлы да туктаткан шоферларның йөзендә шундый хисләр ярылып ята иде. Әмма Искәндәр Миргалимовның балаларына бүләк сузуын күргәч, аларның йөзенә елмаю чаткылары кунды. 

Бүләкләрне балалар сөенеп кабул иттеләр, ЮХИДИ инспекторлары белән бергәләп фотога төштеләр. Алга таба да алар юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәрләр дип ышанабыз. 

 

undefined

undefined

undefined

 

undefined

 

undefined

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев