Актаныш

“Юклыкта яшәсәк тә, дус булдык”

Тышыннан ук балкып торучы өйнең түрендә елмаеп утыручы әлеге ак әбигә һич кенә дә 90 яшь бирмәссең. Күзләре күрә, колагы ишетә, хәтере дә яхшы аның. Балачагында, яшьлек елларында күргән авырлыклар да аның төсен җуймаган, күңелен каралтмаган. Күптәнге танышларын очраткандай шатланып каршы алды ул безне. Үзен шулай олылап килгәнебез өчен рәхмәтләрен...

Тышыннан ук балкып торучы өйнең түрендә елмаеп утыручы әлеге ак әбигә һич кенә дә 90 яшь бирмәссең. Күзләре күрә, колагы ишетә, хәтере дә яхшы аның. Балачагында, яшьлек елларында күргән авырлыклар да аның төсен җуймаган, күңелен каралтмаган.
Күптәнге танышларын очраткандай шатланып каршы алды ул безне. Үзен шулай олылап килгәнебез өчен рәхмәтләрен әйтеп, әкрен генә тормыш йомгагын сүтә башлады.
Асия апа Әмирова Актанышбаш авылында Зәкия белән Гыйлемҗанның 6 балалы гаиләсендә өченче булып дөньяга килә.
- Мин бик яшьли, 11 яшемнән эшли башладым. Сугыш елларында колхозда төрле җирдә хезмәт куйдык. Сугыш беткәч, җыелыш җыеп, Мәскәү астына урман кисәргә алып киттеләр, - ди ул.
Анда эшләгәннәрен язсаң, бер китап булыр иде. Пленга төшкән немецлар белән сигез ай буе бергә эшли алар. Немецларның үзләренә бәйләнүләрен, алардан куркып яшәүләрен бүген дә оныта алмый. Моннан ничек тә качарга кирәк, дигән уй белән яналар. Актанышбаштан тагын бер кыз белән Минзәләгә юл сорап, качалар. 21 тәүлек буе юл сорый-сорый кайта алар. Кайтып бераз хәл алгач, колхозда эшен дәвам итә. Ат белән, аннан трактор белән дә җир сөрә, иген җыйнауда катнаша. Кыскасы, бер эштән дә читтә калмый. 26 яшендә үзенең авылдашы, фронттан кайткан Әсләм исемле егеткә кияүгә чыга.
- Алай кеше кебек очрашып йөрмәдек, җае туры килгәндә сөйләштек тә, гаилә корырга булдык. Башта нинди кеше микән, торып булырмы дип шикләнгән идем, кәрт тә ачтырып карадым әле, - дип елмая Асия апа. - Аллага шөкер, бик әйбәт кеше булды.
Әсләм абый да гомер буе колхозда намуслы хезмәтен куя. Ташчы була ул. Бик матур итеп, уртак тырышлык белән йорт җиткереп керәләр. Тупырдап торган ике кыз һәм бер ул үстерәләр, тәртипле, хезмәт сөючән итеп тәрбиялиләр. Аларның инде үз гаиләләре бар. Әсләм абый гына бакыйлыкка иртәрәк, 62 яшендә үк күчкән.
Асия апаның исә урыны бүген, әйткәнемчә, түрдән. Улы Әзһәм белән килене Нурсия тәрбиясендә гомер кичерә ул.
- Көч бар чагында вакыт тиз үтә иде, хәзер менә вакытны үткәреп булмый, - ди гомер буе эшсез торуны белмәгән ак әби. Хәзер балаларына, оныкларына, оныкчыкларына хәерле гомер теләп, белгән догаларын укый.
Яраталар, хөрмәт итәләр аны. Әнә 90 яшьлек юбилее уңаеннан балалары, Пензадан ук бертуган сеңлесе Сәхия апа да кайткан.
- Безнең балачаклар бик авыр вакытка туры килде. Сугыш башланганда миңа 9 гына яшь иде. Шул көннән колхозга эшкә йөри башладык. Утын, печән ташыдык, кар тоттык. 1948 елда Фрунзега киттем. Шунда мине кияүгә бирделәр. Гомер буе Пензада яшәдек. Хәзер ирем вафат инде. Үземә 85 яшь булса да, апамның 90 яшенә кайтырга булдым. Без - туганнар үзара бик дус яшәдек. Олыгайган саен туган яклар сагындыра. Апага киләчәктә дә шулай балаларының хөрмәтендә яшәвен телим. Аллага шөкер, минем кайтырга урыным бар, - ди Сәхия апа.
Гөлфирә, уртанчы кызы:
- Әниебез бик нык авырлыклар кичерсә дә, алар аны сындырмаган, чыныктырган гына. Ул безне өчебезне тату, тырыш булырга өйрәтте. Без - ике кызы Казанда торабыз. Төп йортка еш кайтырга тырышабыз. Кайчан кайтсак та, энебез Әзһәм белән киленебез Нурсия ачык йөз белән каршы алалар. Форсаттан файдаланып, аларга бик зур рәхмәт әйтәсе килә. Әниебезне бездән дә яхшырак итеп тәрбияләгәне өчен Нурсиягә аеруча рәхмәтлебез.
Фәйрүзә, олы кызы:
- Әни безгә үзенең ныклы тәрбиясен бирде. Нык булырга, бер эштән дә курыкмаска өйрәтте. Ул безне ничек тәрбияләсә, балаларыбызны шул үрнәктә тәрбияләргә тырышабыз. Алар да әбиләрен бик яраталар. Инде оныкларыбыз да бар. Алар өчен дә карт әбиләре бик якын.
Килене Нурсия:
- Әни белән 25 ел бергә торабыз. Килен-каенана мөнәсәбәте бик яхшы булды. Әни мине һәрчак яклады, үзенең киңәшләрен бирде. Беркайчан да талашканыбыз, ачуланышканыбыз булмады. Әниле-кызлы яшәдек дисәк тә, дөрес булыр. Киләчәктә дә шулай бергә-бергә тату гомер кичерергә язсын.
- Без әнигә саулык-сәламәтлек телибез. Калган гомерендә дә шулай матур итеп яшәргә язсын, - ди улы Әзһәм абый да.
Асия апаны гомер бәйрәме белән тәбрик итәргә район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәев тә килгән иде. Ул аңа Россия Президентының котлау открыткасын һәм муниципаль район башлыгының күчтәнәч кабын тапшырды. Вакытында куйган хезмәтләре өчен рәхмәтен әйтте. Актанышбаш авыл җирлеге башлыгы Равил Харрасов та изге теләкләрен ирештереп, авыл җирлеге һәм "Актаныш" агрофирмасы тарафыннан әзерләнгән бүләкләрен тапшырды. Әз генә игътибар, җылы сүз өлкәннәр өчен иң зур бүләкләрдән дә кыйммәтрәктер. Асия апа да үзенә күрсәтелгән шушы кечкенә генә игътибардан да канәгать булып, илгә-көнгә иминлек, эшебездә уңышлар теләп озатып калды безне.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: