Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Юл кагыйдәләрен – театр аша

Чаллы шәһәренең “Колейдоскоп” театр коллективы балаларга “Юл кагыйдәләре барысына да тиеш” дигән тамаша күрсәтте.

Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү, юлларда балалар катнашындагы фаҗигаләрне булдырмау максатыннан 2 март көнне Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортында Чаллы шәһәренең “Колейдоскоп” театр коллективы балаларга “Юл кагыйдәләре барысына да тиеш” дигән тамаша күрсәтте.

Аны район үзәге мәктәпләренең 1нче, 2 нче сыйныф укучылары һәм балалар бакчаларының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары карады. Әкият геройларына ЮХИДИ хезмәткәренең юл йөрү кагыйдәләрен үтемле итеп аңлатуын залда утыручы 500 гә якын бала тын да алмый күзәтте. ГАИ инспекторының сорауларына исә барысы да дәррәү бердәм рәвештә җавап бирделәр. Ул әйткәннәрне күңелләренә сеңдереп барырга тырыштылар.

- Әлеге театр балаларга Республиканың юл хезмәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесенең матди ярдәме белән күрсәтелә. Әлеге коллектив районга ел саен килә. Аны балалар яратып карыйлар. Һәм юлларда юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген шушы әкият геройлары аша исләрендә ныграк калдыралар. Балаларны оештырып алып килүдә ярдәм иткән район мәгариф идарәсенә рәхмәтебезне белдерәбез, -ди районның ЮХИДИ идарәсенең профилактика бүлеге җитәкчесе Лена Фазлиева.

-Бирегә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән килдек. Бакчабызда юл йөрү кагыйдәләренә даими өйрәтсәк тә, мондый театр караганнары юк иде.  Балаларга бик нык ошады. Һәм алар биредә күргәннәрдән юл йөрү кагыйләрен төгәл үтәргә кирәклегенә тагын бер тапкыр төшенгәннәрдер дип уйлыйм, -ди “Умырзая” балалар бакчасы тәрбиячесе  Энҗе Шәйдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев