Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Юл хаталарны кичерми

Актаныш районының белем бирү оешмалары юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча профилактик чаралар үткәрүләрен дәвам итәләр.

 Автомобиль йөртү стажлары 2 елга да тулмаган яшь автомобиль йөртүчеләр гаебе белән юл хәрәкәте фаҗигаләре арту сәбәпле, «Юл хәрәкәте иминлеге» Актаныш районы профилактика бүлеге җитәкчесе Л.М. Фазлиева һәм Актаныш районы буенча Россия ЮХИДИ бүлегенең юл-патруль хезмәте инспекторы өлкән лейтенанты Миргалимов И. Д.  «Актаныш технология техникумы» студентлары белән профилактик әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә барышында техникум студентлары юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре-тизлек режимын бозу һәм каршы як полосага чыгу икәнен төшенделәр. Шулай ук студентларны 2019 елда юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы белән таныштырдылар, тематик видеофильмнар күрсәттеләр. Очрашу ахырында студентларга сак һәм игътибарлы булырга киңәш иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев