Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

"Юл түгелдер... Күкләр чакыргандыр... Ул фәрештә иде җирдә дә" - фаҗигале төстә һәлак булган Эльвира Ибраһимованың якты истәлегенә багышлана

Татарстанның Балтач районының "Хезмәт" газетасы быелның февраль аенда Казан белән Балтач арасындагы юлда фаҗигале төстә һәлак булган радиожурналист, шагыйрә Эльвира Ибраһимовага багышланган шигырь бастырды. Аны Эльвираның бертуган апасы Алсу Хәкимҗанова иҗат иткән. Үзәк өзгеч бу шигырьне сезгә дә тәкъдим итәбез Юксыну .. Рәхмәт әни... Ярый әле.... Бишәү итеп безне тапкансың....

Татарстанның Балтач районының "Хезмәт" газетасы быелның февраль аенда Казан белән Балтач арасындагы юлда фаҗигале төстә һәлак булган радиожурналист, шагыйрә Эльвира Ибраһимовага багышланган шигырь бастырды. Аны Эльвираның бертуган апасы Алсу Хәкимҗанова иҗат иткән.
Үзәк өзгеч бу шигырьне сезгә дә тәкъдим итәбез
Юксыну
.. Рәхмәт әни...
Ярый әле....
Бишәү итеп безне тапкансың.
Нишләр идең авыр хәсрәт белән
Икең калсаң җирдә бер башың.
Түзми хәл юк...
Ташка орынсаң да
Һәр адымың Ходай тәкъдире.
Ядкарь генә хәзер... сеңлем булган,
Ул яшәгән чакның һәр көне.
Юл түгелдер...
Күкләр чакыргандыр...
Ул фәрештә иде җирдә дә.
Кайгы утте...кеше кичералмас,
Сагыш хэзер безнең җилкәдә.
Җиңел түгел ...
Ничәү генә булма...
Хәсрәт ала икән кирәген.
Тик шулай да сагыш салкыная,
Якыннарың куйса иңнәрен.
Башым иям...
Хөрмәт белән сезгә,
Балтач халкы, Казан, Актаныш,
Ирем, балаларым,туганнарым,
Авылымның халкы, һәр таныш.
Укучылар,
Ата- аналары,
Күрше- күләннәрем, кодалар,
Биектаулар, сеңлем якыннары,
Хезмәттәшләр, дуслар, хуҗалар.
Һәрберегезне ....
Саклап йөртсен Ходай...
Мәшәкатьле шушы дөньяда.
Тыныч, имин, хәерлесен бирсен,
Юлларыгыз үтсә кайда да.
Кышлар, сеңлем....
Сине җиргә бирде.....
Шул ук кышлар алды куйнына.
Күңел фәрештәсе булырсың син
Кадерлебез, гомер буена....
Әле карда...
Синең эзләрең бар
Без нишләрбез карлар эрегәч...
Ә җаннарга уйган эзләреңне...
Күңел саклар... алар эремәс....
чыганак: http://intertat.ru/tt/component/k2/item/65613-faҗigale-tөstә-һәlak-bulgan-shagyiyrә-elvira-ibraһimovanyiң-yaktyi-istәlegenә.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев