Актаныш

Юл төзүчеләрне Усы зарыгып көтә

Асфальт юл белән тоташмаган авыл җирлекләре районда калмады, дип сөенеп сөйләрлек сүзебезне әле быел да әйтә алмабыз микән? Район җитәкчелегендә дә иң еш күтәрелә торган актуаль сораудыр бу. Усы юлына каты өслек түшәү эшенең тагын кичектерелгәнлеген ишеткәч, кемнәр генә хафага төшмәгәндер. "Ләкин без өметебезне өзмибез, сез дә күпкә түзгәнне азга...

Асфальт юл белән тоташмаган авыл җирлекләре районда калмады, дип сөенеп сөйләрлек сүзебезне әле быел да әйтә алмабыз микән? Район җитәкчелегендә дә иң еш күтәрелә торган актуаль сораудыр бу. Усы юлына каты өслек түшәү эшенең тагын кичектерелгәнлеген ишеткәч, кемнәр генә хафага төшмәгәндер. "Ләкин без өметебезне өзмибез, сез дә күпкә түзгәнне азга гына түзегез. Усы да озакламый асфальтлы булыр," - дип, район башлыгы урынбасары Илфак Бариев аларны сабырлыкка чакырды. Әлеге эш бик зур күләмдә финанс чыгымнары сорый. Проектны дәүләт программасына кертү дәүләт ярдәменнән башка мөмкин түгел.
Җирлек кешеләре авыл урамнарына салына торган комның сыйфатына да контроль зур булсын иде, дигән теләктә яши. Усы авылы яр буена - авыш җиргә урнашкан, күп чыгымнар бәрабәренә салынган ком, язгы гөрләвекләр, яңгыр сулары белән агып төшәргә генә тора. Бу хәл авыл кешеләрен нык борчый:
- Бергәләп җыйган акчаларыбызны суга агызу гына булмасмы бу? Ком өстенә вак таш салынса, тагын да яхшырак булыр иде, - диләр алар.
2016 елда тупланган үзара салым акчасына, чынлап та, ике авылның урам юлларына ком түшәлгән. Җирлеккә бирелгән грант акчасы да шушы юлларны ныгытуга юнәлтелгән. Әйе, авыл халкына яхшы юл кирәк, юлы-суы булса, ул тормышын җайлап алып барачак.
Календарь битләре кышның соңгы көннәрен саный. Озакламый февраль-март бураннары да тынып калыр. Йорт кыекларыннан тамчылар тамып, язның беренче билгеләре дә күренер. Яз авыл кешесенә яңа тормыш, яңа сулыш алып килә.
Тик менә Усы, Качкын авыллары халкының:
- Быелгы кышта кар күп яуды. Яз җитеп, ул эри башлауга юллардан ничек йөрербез? - дип, бүгеннән үк борчылуын гына кая куярга?
Юкка булсын иде хафаланулары, Аллаһының ярдәме белән юллары да табылып, асфальтлы да булып куйсыннар иде.
Ә тормыш дәвам итә, еллар яхшыга илтә
228 шәхси хуҗалыкта 521 кеше гомер итә. Бер крестьян-фермер хуҗалыгы, ике шәхси эшмәкәр, ике җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять үзләренең шәхси эшчәнлекләрен алып баралар. Урам юлларын карап торуда, халыкны су белән тәэмин итүдә алар бигрәк тә агрофирма җитәкчелегенең ярдәменә таяналар.
Шәхси хуҗалыкларга ярдәм итүче дәүләт программалары турындагы яңалыкларны җирлек башлыклары авыл халкына һәрдаим җиткереп барырга бурычлы. Киңәшле эш таркалмас, дигән әйтем бу очракта туры килеп тора.
Терлек тораклары төзү өчен дәүләттән бирелә торган финанс ярдәме бар. Узган ел Усы җирлегеннән 3 гаилә дәүләт тарафыннан каралган шундый акчалата ярдәмне алган. Бу программа әле дә дәвам итә, сораштырыгыз, катнашыгыз.
- Җирлектә 253 мөгезле эре терлек исәпкә алынды, шуның 122се - савым сыерлары. Болар - 2015 елдагыга караганда кимү күзәтелгән саннар. Алдагы елларда лейкозлы сыерларның сөтен сату тыелачак. Моңа карап, малларның санын киметүгә юл куярга ярамый. Сөт бәяләренең артуы күзәтелә. Димәк, гаилә табышларын арттырырга теләүчеләргә сыер асрауның өстенлеге зуррак, - диде җирлек башлыгы Зиннәт Әхмәев.
Чиста су кытлыгы да - җирлекнең төп проблемаларының берсе. Бигрәк тә, Качкында. Ә Усыда "Актаныш" агрофирмасы бу мәсьәләне чишү юлын тапкан. Агымдагы елда ике авылның да су системасын лицензияле оешмага тапшыру бурыч итеп куелган.
Үзара салым хисабына узган ел урам утлары яктыртылган, су башнясы койма белән әйләндереп алынган. Быелга да халык мәнфәгатьләрен кайгыртырлык эшләр планлаштырылган.
Җыелышка йөрергә бик яратмый биредә халык. Әллә клубы зур булып, анда килүчеләр кайсы кая таралышып утырганга гына шулай тоеламы? Шулай да сорау биреп, үз тәкъдимнәрен кертүчеләр аз булмады.
- Элекке чүплек урынына агач үсентеләре утыртырга кирәк, - дип, экологияне кайгыртып йөрүчеләре дә бар.
Актаныштан гомумгамәли табибә Рифа Ибраһимова һәм Пучыдан участок табибәсе Айсылу Басыйрованың җыелышта ясаган чыгышлары үз сәламәтлеген үзе кайгыртучыларга юнәлдерелде. Аларны тыңлау беркемгә дә зыян итмәс иде.
Ике авылда да мәчетләр эшли, аларда азан тавышы ишетелеп тора. Гает бәйрәмнәрендә мөселман кардәшләребез бик теләп катнашалар.
- Авылда социаль яклауга мохтаҗ өлкәннәребез шактый. 3 социаль хезмәткәр 21 өлкән кешегә социаль хезмәт күрсәтә, - диде Зиннәт Әхмәев.
Ул ветераннар белән оештырылган барлык чараларны һәм җәмәгать эшләрен башлап йөрүчеләрдән Гөлзәлифә һәм Габдулла Әхмәтгалиевләрнең активлыгын ассызыклап үтте. Социаль учреждениеләрнең эшчәнлегенә дә киң тукталды. Татар авылларына хас булмаган күңелсез хәлләрдән арыну өчен авылдашларына мөрәҗәгать итте:
- Җирлегебездә, бигрәк тә Усыда эчүче гаиләләр булуы киеренкелек тудыра. Начар гадәтләргә каршы көрәш - барыбызның да эше, битараф булмыйк.
Аннары сүз һәр милекнең үз документы булырга тиешлеге турында барды. Белмәүчеләр юктыр: һәрбер шәхси йорт дәүләт теркәве үткән булырга тиеш. Бу - катгый канун, әмма аңа каршы барган, яки төрле сәбәп белән бу эшне сузып йөрүче кайбер яшьләрнең ваемсызлыгы белән килешәсе килми. Законнарның елдан-ел катгыйланып торуын да онытмаска кирәктер.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: