Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Юллар кайгы китермәсен

18 март көнне Актаныш-Әҗәкүл юлында булган зур юл фаҗигасе бар район халкын тетрәндерде. Күзачкысыз буран иде ул көнне. Кара-каршы килгән УАЗ "буханка" белән йөк фургоны бәрелешеп, 5 кеше зыян күрде. Соңыннан, алган җәрәхәтләреннән бер райондашыбыз вафат булды. Районның ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, ел башыннан районда исерек килеш машина йөртүче 19 кеше...

18 март көнне Актаныш-Әҗәкүл юлында булган зур юл фаҗигасе бар район халкын тетрәндерде. Күзачкысыз буран иде ул көнне. Кара-каршы килгән УАЗ "буханка" белән йөк фургоны бәрелешеп, 5 кеше зыян күрде. Соңыннан, алган җәрәхәтләреннән бер райондашыбыз вафат булды.
Районның ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, ел башыннан районда исерек килеш машина йөртүче 19 кеше ачыкланган. 2018 елның ике аена Татарстан территориясендә 24 юл фаҗигасе булып, анда 12 кешенең гомере өзелгән, 32 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган, балалар катнашында 77 юл фаҗигасе теркәлгән.
Мәктәп укучыларының язгы каникуллары башланды. ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан балалар каршында, ата-аналар җыелышларында даими чыгыш ясаулар, мәктәп укучылары белән район урамнарында рейдлар оештырылу - барысы да юл һәлакәтләрен киметү өчен хезмәт итәргә тиеш.
Балалар юл йөрү кагыйдәсен боза торган төп сәбәпләр:
- юлны аркылы чыгар алдыннан туктап, тирә-якка карамау;
- тротуардан барганда ишегалдыннан чыгып килүче автомашиналарга игътибар итмәү;
- тирә-якка карамыйча, машина килгәндә юл уртасына йөгереп чыгу;
- юл яннарында уйнау;
- караңгы вакытта кара төстәге автомашиналарга игътибар итмәү;
- киемдә я шәхси кулланудагы предметларда яктылык кайтаргыч элементлар (беләзек, фликер һ.б.) кулланмау;
- машина борылганда, аның утын күрмәү.
Иң куркыныч урыннар исә - йортлар арасындагы тар юллар. Подъезд каршына машиналарның күпләп куелуы юлдан килгән машинаны күрергә комачаулый. Шулай ук, балалар, җәяүлеләр киемендә яктылык кайтаручы тасмалар, һичшиксез, булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев