Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

ЮЛЛАР КӨТӘ:Актаныш автотуташларын юлда туктаталар

Бәлки, кемдер бу юлларны укыгач әйтер–“әллә юл кагыйдәләрен бозучылар күпме?” Юк, Актаныш чибәрләрен тәбриклиләр!

Якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан Актанышның 2 нче санлы мәктәбе ЮИД отряды ЮХИДИ инспекторлары белән берлектә "Автотуташларга-сюрприз" профилактик акциясенә кушылдылар. Әлеге чара барышы белән безнең иҗади төркем дә танышып кайтты.

Юл хәрәкәте иминлеге" Актаныш районы профилактика җитәкчесе Фазлыева Лена:
–8 март уңаеннан Актанышның 2 нче санлы мәктәбе ЮИД отряды ЮХИДИ инспекторлары белән без урындагы юл иминлеге бүлеге хезмәткәрләре профилактик акция үткәрдек. Автотуташларга котлау сүзләрен җиткереп, яхшы кәефләр теләдек. Шушы форсаттан файдаланып, аларга мәхәббәт, гаилә иминлеге, йөзләрендә һәрчак елмаю сүрелмәвен, юлларда исән-имин, кагыйдәләрне бозмыйча йөрүләрен телибез!

Укучыларның да шактый актив булуын ассызыклау дөрес булыр. 


Алмаз Төхвәтуллин, отряд әгъзасы:
- Яшь юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары тарафыннан хатын-кызларны тәбрикләргә чыктым. Хәерле, әйбәт юллар телисе килә.

Әдилә Зиннәтова, яшь инспектор:
- Гүзәл затларны котладык. Аларга матур сюрпризлар ясадык! Яктылык кайтаручы элементлар бүләк иттек. Караңгы вакытта да хәвеф-хәтәрсез йөресеннәр иде.

Әйткәндәй, мондый позитив дулкынлы чаралар - яшь инспекторлар тарафыннан даими үткәрелеп килә. Бәйрәм чорында да юлларда тәртип саклау - мөһим урын биләп тора!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев