Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Юллар ваемсызлыкны гафу итми

БМО Генераль ассамблеясы резолюциясе нигезендә, 2005 елдан ноябрьнең өченче якшәмбесе юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алу көне буларак билгеләнеп үтә. Агымдагы елның ун аенда Актаныш районы территориясендә 34 юл фаҗигасе булып, аларда 13 кеше һәлак булган, 39ы төрле тән җәрәхәтләре алган. Шушы 34 фаҗиганең 30ы - автомобиль йөртүчеләр гаебе белән....

БМО Генераль ассамблеясы резолюциясе нигезендә, 2005 елдан ноябрьнең өченче якшәмбесе юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алу көне буларак билгеләнеп үтә.
Агымдагы елның ун аенда Актаныш районы территориясендә 34 юл фаҗигасе булып, аларда 13 кеше һәлак булган, 39ы төрле тән җәрәхәтләре алган. Шушы 34 фаҗиганең 30ы - автомобиль йөртүчеләр гаебе белән. Иң аянычлысы - балалар катнашындагы 3 юл-транспорт һәлакәтендә бер баланың гомере өзелгән, икесе төрле дәрәҗәдә имгәнгән.
Юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алу көне кысаларында, Актанышның "Тылсым" балалар бакчасы, башлангыч мәктәбе кыз-малайлары һәм тәрбияче-мөгаллимнәре, ЮХИДИ юл хәрәкәте иминлеге фонды җитәкчесе Рәсимә Сәетова белән, урамда автомобиль йөртүчеләргә юл кагыйдәләре буклетлары тараттылар. "Актаныш" спорт комплексында шөгыльләнүче кыз-малайлар белән очрашып, балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлекчәсе инспекторы Рамил Хәкимуллин белән берлектә, яшүсмерләргә караңгыда яктылык чагылдыручы махсус билгеләр өләштеләр.
Юл йөрү кагыйдәләрен сабыйлар күңеленә балалар бакчасыннан сеңдерә башлыйлар. Җәяү яки велосипедта йөрү, пассажир буларак машинада җилдерү кагыйдәләрен тәрбияче-укытучылар дәресләрдә аңлата. "Безнең өйрәтү белән генә булмый, әти-әниләр үз үрнәгендә тәрбияләргә тиеш. Өлкән кеше баласын җитәкләп я култык астына кыстырып, каршы якка машиналар ташкынын ера-ера бер мәртәбә генә чыкса да, безнең тырышлык бушка киткән дигән сүз. Бала әти-әнисе эшләгәнне үзенә сеңдереп кенә барып, шулай тиеш дип кабул итә", - диләр тәрбияче-педагоглар. Юллар ваемсызлыкны гафу итми, бер ялгыш адым гомерлек югалтуга дучар итәргә ихтимал. Шуны истә тотыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев