Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Юллар ваемсызлыкны кичерми

БМО Генераль ассамблеясы резолюциясе нигезендә, 2005 елдан ноябрьнең өченче якшәмбесе юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алу көне буларак билгеләнеп үтә. «Юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан республикада бик зур эш башкарыла. Шулай да, хокук саклау органнары һәм дәүләт тарафыннан алып барылган эшчәнлек кенә тиешле нәтиҗәләргә китермәячәк. Безгә халыкның ярдәме кирәк. Машина йөртүчеләр...

БМО Генераль ассамблеясы резолюциясе нигезендә, 2005 елдан ноябрьнең өченче якшәмбесе юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алу көне буларак билгеләнеп үтә.
«Юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан республикада бик зур эш башкарыла. Шулай да, хокук саклау органнары һәм дәүләт тарафыннан алып барылган эшчәнлек кенә тиешле нәтиҗәләргә китермәячәк. Безгә халыкның ярдәме кирәк. Машина йөртүчеләр юлда йөрүнең ни дәрәҗәдә зур җаваплылык булуын аңласыннар иде. Юл фаҗигаләренә каршы без уртак көч белән генә көрәшә алабыз», - дигән иде үзенең бер чыгышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Машина руле артына утырганнар гына түгел, гомумән, юлга чыккан һәр кеше - транспорт чарасындамы ул, әллә җәяүлеме, юлда үзенең генә түгел, башкалар иминлеге өчен дә җаваплы икәнлеген истән чыгармаса иде дә соң!
Агымдагы елның ун аенда Актаныш районы территориясендә 28 юл фаҗигасе булып, аларда 6 кеше һәлак булган, 30ы төрле тән җәрәхәтләре алган. Балалар катнашындагы 2 юл-транспорт һәлакәтендә бер баланың гомере өзелгән, икенчесе төрле дәрәҗәдә имгәнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев