Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Юллар яхшырсын, урамнар яктырсын

Яңа Әлем авыл җирлеге икътисадының төп күрсәткече җирлектәге халык санына бәйле. 1504 кеше яши биредә. Районда халкы күп саналучы җирлекләрнең берсе ул. 2016 елда 11 баланың дөньяга килүе дә өметле киләчәк турында сөйли. Яңа Әлемнең район үзәгенә якын урнашуы да авылга картаерга ирек бирмәс әле. "Миләшкәй" ясле-бакчасының гөрләп эшләвен ишетеп...

Яңа Әлем авыл җирлеге икътисадының төп күрсәткече җирлектәге халык санына бәйле. 1504 кеше яши биредә. Районда халкы күп саналучы җирлекләрнең берсе ул. 2016 елда 11 баланың дөньяга килүе дә өметле киләчәк турында сөйли. Яңа Әлемнең район үзәгенә якын урнашуы да авылга картаерга ирек бирмәс әле.
"Миләшкәй" ясле-бакчасының гөрләп эшләвен ишетеп тә, күреп тә беләбез. Җәй көне аларның чәчәклекләре белән дә хозурланып кайткан идек. Шау чәчкәгә күмелгән ясле-бакчага килүче һәр баланы матурлык белән каршы алу үзе бер тәрбия чарасы ул. "Миләшкәй"гә район үзәгеннән дә сабыйларын китерәләр. Хәзерге көндә монда 72 бала тәрбияләнә. Коллективның тату-дус булуы хөрмәткә лаек.
Яңа Әлем авыл җирлегенең хисап җыелышында төрле буын кешеләре катнашты. Өлкәннәр дә, яшьләр дә бар иде. Җыелышта район башлыгы урынбасары Илфак Бариев катнашты, ул район җитәкчелегенең 2016 елда башкарылган эшләре буенча хисап чыгышы ясады. Соңыннан халыктан кергән сорауларга җавап бирде.
Җирлекне Илшат Җамалиев җитәкли. Ул үз чыгышында һәрбер тармак буенча тупланган фикерләрен чагылдырды.
- Авылда авыр гаиләләр дә юк түгел, әмма тырыш кешегә яхшы тормыш алып бару өчен мөмкинлекләр күп, - диде.
Әйтик, "Башак" хуҗалыгында 136 кеше хезмәт куя. Исламхуҗиннар гаилә фермасының да тәҗрибәсе шактый. Авылда икмәк пешерү цехы булып, ул 32 кешене эшле иткән. Шәхси 7 кибет авыл халкына хезмәт күрсәтә. Гомумән, эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр шактый әлеге җирлектә.
Сәетгәрәевләрнең кирпеч блокларына сорау зур, тирә-юньдәгеләр аны ихата каралты-кураларын ныгытуда яратып кулланалар. Авылда 2 пластик тәрәзәләр ясап урнаштыручы, 1 блоклы коймалар ясаучы, 1 автосервис хезмәте күрсәтүче бар. Шәхси хуҗалыкны үстерү буенча 28 кеше кредит алган.
Шулай да бөтенләй үк проблемасыз түгел үзләре. Яңа Әлем авыл җирлеге юлсызлыгы белән гомер-гомергә җәфа чикте. Бу газаплар инде мәңге бетмәс кебек тоела башлаган иде. Халык очрашуларында, Яңа Әлемнең Тукай урамы юлы бик начар, карау кирәк, дигән сорау кергән иде. Район җитәкчелеге ярдәме белән ул вак таш салып ныгытылды. Карл Маркс, Тукай урамнарына вак таш җәелгәч, хәлләр җиңеләйде, шулай да авыл урамнарындагы юл проблемасы тулысынча хәл ителде дияргә иртәрәк әле.
Урамнарның караңгылыгы буенча да канәгатьсезлек белдерүчеләр күп иде. Үзара салым акчасына бу мәсьәлә дә хәл ителә. Узган ел 62 яктырткыч, 3 хисаплагыч, 1140 метр озынлыкта электр кабеле кайтартылды. Аларны урнаштыру быел дәвам итә.
Җирлектә 2 мәчет булып, Илшат хәзрәт авылдашларына ислам дине йолаларын үтәүдә тырышлык куя. Җомгалар, гает бәйрәмнәре җылы, оешкан төстә үтә. Хатын-кызлар да, балалар да Аллаһ йортына килеп, дини сабаклар үзләштерәләр. Кызганыч, мәчетләрнең чыгымнарын капларлык финанс чаралары җитми, мөмкинлекләреннән чыгып, булышсалар, изге юлда йөрүчеләргә олы ярдәм булыр иде ул.
Зират хуҗасы Кифарис абыйның үз эшенә җаваплы каравы турында да җыелышта мактап телгә алдылар.
- 2017 ел халыкны су белән тәэмин итүче скважиналарны һәм чишмәләрне лицензияле оешмага тапшырып бетерүнең иң соңгы срогы, - диелде җыелышта. - Быел җыеласы үзара салым акчасының күпчелек өлеше шушы эшкә тәгаенләнде.
Яңа Әлем җирлегендәге чүплек районда беренчеләрдән булып, федераль законга нигезләнеп бетерелде.
- Авылны малсыз, кош-кортсыз, яшелчә, җиләк-җимешсез күз алдына да китереп булмый. Бүген һәрнәрсәдән дә табыш алырга мөмкин, - диде Илшат Рәшит улы.
Тик...
- Халыкта терлек нигә кими? Менә шушы сорау борчый мине, - дип, авыл аксакалы, легендар җитәкче Гадел Сәлахетдинов уңай яклар белән беррәттән кимчелекләргә дә тукталды.
- Элек 2 сыер көтүе чыга иде. Хәзер 1 көтүгә җитәрлек тә сыер калмады. 6 сарык көтүе бар иде Яңа Әлемдә. Сүз авыл көтүе турында бара. Хәзер бер көтү тупларлык та юк. Терлек тә асрамагач, авыл кешесе нәрсә белән генә шөгыльләнә икән соң хәзер? Хәтеремдә калган: Иске Әлемдә 275 кеше яши иде. Хәзер 165 кеше исәптә. Халык нигә кими авылда? Түшәмгә генә карап ятасы түгел, эшлисе эшләребез күп икән әле. Авылыбыз яшәсен дисәк, шәхси хуҗалыкларда мал-туар, кош-корт кимемәсен, - дип сүзен җөпләде Гадел Касыйм улы.
Аның каравы, этләргә ирек биредә. Җирлектә 83 шәхси хуҗалыкта эт асрала. Аларны бәйдә тотарга кирәклеген һәркем белә, ләкин иректә йөртүчеләрнең үзбелдеклелегеннән зыян күрүчеләр, зарланучылар кимеми. Узган ел ихатага кереп, хәтта сарыкка, кош-кортка ташлану очраклары күзәтелгән. Котыру авыруының ни дәрәҗәдә куркыныч икәнен белә торып, этләрне бәйдән ычкындыру, урамда йөртү өчен никадәр ваемсызлык кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев