Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Юллар, юллар…

Без кайда гына булсак та, кая гына китсәк тә, юллар аша үтәбез. Җәяү дә йөрибез, траснспортка да утырып узабыз. Еш кына юлларның төзек түгеллегеннән зарланырга яратабыз. Ә мин сезгә үзебезнең Яңа Әлем авылының вак ак таш түшәлгән, Габдулла Тукай урамы турында мактап язарга уйладым. Таш түшәгәнче юл төзүчеләрнең күпме хезмәт...

Без кайда гына булсак та, кая гына китсәк тә, юллар аша үтәбез. Җәяү дә йөрибез, траснспортка да утырып узабыз. Еш кына юлларның төзек түгеллегеннән зарланырга яратабыз. Ә мин сезгә үзебезнең Яңа Әлем авылының вак ак таш түшәлгән, Габдулла Тукай урамы турында мактап язарга уйладым. Таш түшәгәнче юл төзүчеләрнең күпме хезмәт башкарганнары авыл халкының күз алдында булды.
Яңа Әлем авылына килен булып төшкәнемә 24 ел вакыт үтеп киткән. Юл бик нык тузган иде. Җәяүлеләргә, машина белән йөрүчеләргә чокыр-чакырлы юлдан хәрәкәт итү кыен булды. Дөнья мәшәкатьләренә чумып, балаларыбызны үстереп, аеруча көз-яз айларында урамнарның төзек булмаганлыгына эчтән генә уфтанып йөргән вакытлар, ниһаять, артта калды. Җәйнең эссе көннәрендә бу урамнан хәзер "ак тузан" оча. Балалар бакчасына нәниләрен йөртүче әти-әниләр, мәктәпкә укырга баручы укучылар, төрле тармакларда хезмәт куючылар бүген
сөенә-сөенә йөри.
Урамнарның төзек түгеллегеннән зарланып күпме мәкаләләр "Актаныш таңнары" газетасында урын алган иде. Соңгы елларда "Авыл юллары" дип аталган республика программасы эшли башлап, районның торак пунктларында урамнар һәм юлларның торышына уңай якка үзгәрешләр кертте. Бу мәсьәләне хәл итүдә программаны уңышлы кулланып, җирлегебез башлыгы Дилбәр Әнвәрова һәр тармак җитәкчесе белән уртак бер фикергә килеп эш башкара.
Бу юлны бик көттек инде без. Безнең авыл урамнарын иң беренчеләрдән булып төзекләндерүдә ярдәм иткәне өчен муниципаль район башлыгы Фаил
Камаевка бик зур рәхмәт. Районыбыз буйлап йөргәндә юлсыз авылларны күреп, аның да йөрәге әрнеп кайта торгандыр. Фидакарь хезмәтләре өчен "Актаныш юллары" оешмасы җитәкчесе Радик Гаязовка һәм юлчыларга чиксез рәхмәтлебез. Күргәнегезчә, урамыбызга вак таш түшәлде. Бик куанабыз без моңа. Шулай ук авыл эчендәге башка урамнарга ком салуга зур көч куйган, Зөфәр Имамов җитәкчелегендәге "ИТК" ҖЧҖ коллективына да зур рәхмәтләребез барып ирешсен.
Авылдашларыбызга да әйтер сүзем бар: үзебез йөри торган урамнарны үзебез сакласак иде. Яз-көз айларында аеруча йөк машиналары йөрүне бераз гына булса да чикләсәләр иде.
Программалар дәвам иткән очракта, алдагы елларда да авылыбызның барлык урамнарын вак таш белән тиешле тәртипкә китерерләр дигән өметтә каласым килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев